САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хэбэрлэр 26 июнь

Хәбәрләр. 26 июнь. Татарстанда максатчан кулланылмый торган җир кишәрлекләрен ачыклау максатыннан рейдлар оештырыла. Инде 50 мең гектар җирнең тиешенчә кулланылмавы ачыкланган. Бу узган елга караганда 31 процентка күбрәк. Чернобль АЭСындагы аварияләрне бетерүдә катнашкан, шул котегориягә тиңләштерелгән затларга торак шартларын яхшырту мөмкинлеге тудырылды. Татарстан төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белдерүеннән күренгәнчә,...

Хәбәрләр. 26 июнь. Татарстанда максатчан кулланылмый торган җир кишәрлекләрен ачыклау максатыннан рейдлар оештырыла. Инде 50 мең гектар җирнең тиешенчә кулланылмавы ачыкланган. Бу узган елга караганда 31 процентка күбрәк.

Чернобль АЭСындагы аварияләрне бетерүдә катнашкан, шул котегориягә тиңләштерелгән затларга торак шартларын яхшырту мөмкинлеге тудырылды. Татарстан төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белдерүеннән күренгәнчә, инде 184 чернобльчедән торак сертификатлары программасында катнашу өчен гариза кергән. Моның өчен җирле үзидарәләргә гариза язарга, тиешле документларны тупларга кирәк.

Реклама

Алабугада һәм Чаллыда "вакыт банкы" ачылды. Ул борынгы Россиядә дә булган. Элек кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән. "Вакыт банкы" төрле илләрдә гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә кемгәдер нинди дә булса, әйтик, юридик хезмәтне бушлай күрсәтәсең, ул, валюта сыйфатында, шәхси счетыңа күчә. Ихтыяҗ туганда син дә нинди дә булса хезмәт өчен шул счеттан түлисең. Мәгълүмат интернетта урнаштырыла.

27 июньдә бөтендөньяда халыкара спирометрия көне үтә. Бу уңайдан теләгән һәркем район үзәк больницасына килеп, үз үпкәсенең фукциясен тикшертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X