САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

хәбәрләр 27 август

27 август. Хәбәрләр: соңгы вакытта төзүчеләр социаль ипотека программасы нигезендә төзелә торган йортларга бәяләрне арттыру ягында. Аларның зары белән Татарстан Президенты Р.Миннеханов та танышты. Ипотека программасы нигезендә төзелә торган йортларда тикшерүләр дә үтте. Узган атнада Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз тикшерү нәтиҗәләре хакында барды. Президентның коррупциягә каршы сәясәт идарәсе...

27 август. Хәбәрләр: соңгы вакытта төзүчеләр социаль ипотека программасы нигезендә төзелә торган йортларга бәяләрне арттыру ягында. Аларның зары белән Татарстан Президенты Р.Миннеханов та танышты. Ипотека программасы нигезендә төзелә торган йортларда тикшерүләр дә үтте. Узган атнада Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз тикшерү нәтиҗәләре хакында барды. Президентның коррупциягә каршы сәясәт идарәсе җитәкчесе М.Бәдертдинов сөйләвеннән күренгәнчә, сметада күрсәтелгән бәяләр чынбарлыкка туры килми. Йортларның бер квадрат метр бәясе төрле йортларда төрлечә. Быел бер квадрат метрга тотылган чыгымнар Республика буенча 24 мең сум дип билгеләнсә, проект, бухгалтерия документларын, төзелеш материалларының ничек сатып алынуын өйрәнгәннән соң, бер квадрат метр өчен 21 мең сум акча тотылганлыгы ачыкланган.

Белем көненә санаулы гына көннәр калса да, республика мәктәпләренең бары 61 проценты гына укучыларны кабул итәргә әзер. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы булган кимчелекләрне тиз көндә хәл итү бурычын куйды.

28-29 август көннәрендә Татарстанда мәгариф һәм фән системасына караган сорауларга җавап бирү өчен кайнар линия телефоны эшли. Сорауларга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының хокук саклау комиссиясе, Татарстан яшь юристлар берлеге, Татарстан кеше һәм балалар хокукларын яклау идарәләре белгечләре җавап бирәчәк.

Татарстанда авыл халкының тырыш хезмәтен, тормышын яктырткан язмаларга бәйге игълан ителә. Аңа татар телендә язылган, моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләр, аерам алганда, хикәя, повесть, роман кабул ителә. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев