САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 24 июль

    ХӘБӘРЛӘР: 24 июль 27 нче июльдә 9.00 сәгатьтә муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: Муниципаль район җирлекләре территорияләрендә милекне хосусыйлаштыру , Сарман муниципаль районының 2012-2014 нче елларга коррупциягә каршы комплекслы программасының тормышка ашырылуы. «Сарман муниципаль районында 2009-2011нче елларда балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү» комплекслы...

    ХӘБӘРЛӘР: 24 июль

    27 нче июльдә 9.00 сәгатьтә муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

    Муниципаль район җирлекләре территорияләрендә милекне хосусыйлаштыру ,

    Сарман муниципаль районының 2012-2014 нче елларга коррупциягә каршы комплекслы программасының тормышка ашырылуы. «Сарман муниципаль районында 2009-2011нче елларда балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү» комплекслы программасының үтәлеше турында,

    Сарман муниципаль районы бюджетының 2012 нче елның 6 ае буенча үтәлеше турында.

    Муниципаль район территориясендә 2012 нче елгы урып-җыю эшләренең барышы турында.

    Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил һәм ТР Прокуратурасының гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен бозуны кисәтү буенча уртак чаралар планы нигезендә, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил С.Сабурская һәм ТР прокуроры К.Әмиров 1нче августта Түбән Кама муниципаль районында гражданнарны кабул итү уздырачаклар. Кабул итү 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр барачак. Алар Сарман районы кешеләрен дә кабул итәчәк.

    ЮХИДИнең район бүлекчәсе Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2012" бәйгесе үткәрә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: