САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хәбәрләр: 1 август.

Хәбәрләр: 1 август. Беренче августтан Казаннан Туймазыга кабат автобуслар йөри башлаячак. Бу рейс буенча автобуслар "Южный" автовокзалыннан шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен китәчәк. Бу турыда автовокзалның директор урынбасары Илшат Нигъмәтҗанов хәбәр итте. Казан белән Туймазы арасы406,5 километр. Автобуста бу араны 6 сәгать 40 минутта узып булачак. Туймазыга автобус 11...

Хәбәрләр: 1 август.

Беренче августтан Казаннан Туймазыга кабат автобуслар йөри башлаячак. Бу рейс буенча автобуслар "Южный" автовокзалыннан шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен китәчәк. Бу турыда автовокзалның директор урынбасары Илшат Нигъмәтҗанов хәбәр итте. Казан белән Туймазы арасы406,5 километр. Автобуста бу араны 6 сәгать 40 минутта узып булачак. Туймазыга автобус 11 сәгать 35 минутта кузгала.

Чаллыда җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарын кызыл һәм ак төсләр белән билгели башлаганнар. Бу хакта шәһәр мэры Васыйл Шәйхразыев хәбәр иткән. Ул үзенең "Твиттер" сайтындагы сәхифәсенә бу яңалыкның фотосын урнаштырган. Җәяүле­ләрнең юл аркылы чыгу урынын аклы-кызыллы итеп билгеләргә Шәйхразыев үзе тәкъдим иткән булган. Аның фикеренчә, мондый төстә булуы белән алар җәяү­леләрнең һәм иң мөһиме машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп торачак. Бу юл һәлакәтләренең санын киметергә булышачак.

Татарстанда 2012 елның II кварталына яшәү минимумы 5 мең 160 сумны тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Бу күрсәткеч Татарстанның Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. 5 мең 160 сум - уртача күрсәткеч. Пенсия яшенә җитмәгәннәрнең яшәү минимумы - 5 мең 636 мең сум, пенсионерларныкы - 3 мең 749 мең сум, ә балаларныкы 5 мең 55 сумны тәшкил итә.

Россиядә Интернет сайтларының "кара исемлеге" булдырылачак. Кичә әлеге эчтәлектәге закон ил Президенты тарафыннан имзаланды һәм үз көченә керде.

Сүз, беренче чиратта, балалар порнографиясе урнаштырылган, үз-үзеңә кул салырга чакырган һәм наркотиклар ясарга өйрәткән сайтлар турында бара. Теге яки бу Интернет сә­хи­­фә­сендә хокук бо­за тор­ган мәгъ­­лүмат табылса, бу хакта аның хуҗасына хәбәр итәчәкләр. Әлеге мәгъ­лүмат бер көн эчендә юк ителмәсә, нәтиҗәдә сайтка керү гомумән тыелырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев