САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зур Нөркәйдә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Зур Нөркәй авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. Балалар да, зурлар да төрле уеннар уйнадылар, җыр-биюләр башкардылар, кышны озатып, яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Соңыннан коймак белән чәй эчтеләр. Нәүрүзне шулай ук авыл мәктәбендә дә бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Нәүрүзбикә, Көн белән Төн килгәннәр иде. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар....

Зур Нөркәй авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. Балалар да, зурлар да төрле уеннар уйнадылар, җыр-биюләр башкардылар, кышны озатып, яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Соңыннан коймак белән чәй эчтеләр.

Нәүрүзне шулай ук авыл мәктәбендә дә бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Нәүрүзбикә, Көн белән Төн килгәннәр иде. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар. Ахырда яз кызы җиңеп чыкты. Бәйрәм урамда дәвам итте. Балалар кул көрәше, чүлмәк вату, бәрәңге җыю, балык тоту, эстафета уеннарында бик теләп катнаштылар. Аларны пешекче апалары тәмле ботка һәм коймаклар белән сыйладылар (төп фотода - мәктәптәге бәйрәмнән күренеш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев