САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур Нөркәйдә ГТО нормаларын тапшырдылар

19 мартта Зур Нөркәй урта мәктәбендә сәламәтлек көне уздырылды. Бу көнне укучылар, укытучылар, авылда яшәүче хезмәткәрләр һәм пенсионерлар үз яшьләренә туры килүче нормативларны тапшырдылар.

 ГТО нормативларын тапшыру зур бәйрәмгә әйләнде. Бәйрәм белән котлап мәктәпкә район җитәкчеләре килде. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев , мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, ГТО БФСК тест үткәрү үзәге җитәкчесе  Ленар Илшатович, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин ГТО тапшыручыларны котлап уңышлар теләделәр.  Әлфис Мөхәммәтгәрәев ГТО  “Мир глазами ребенка”  район конкурсында җиңүчеләрне котлап мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды, балаларны алдагы җиңүләргә рухландырды. Мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Балалар өчен төрле түгәрәкләр һәм көрәш секциясе эшли. Төрле спортларда яулаган җиңүләр дә бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев