САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбендә «Рәхмәт сиңа, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр

17 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта мәктәбенең I сыйныф укучылары «Рәхмәт сиңа, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Шатлыклы да, бераз моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар . Кичә барышында белем дөньясында иң беренче китап булган Әлифбага, аны өйрәнүдә ярдәм иткән укытучыга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады....

17 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта мәктәбенең I сыйныф укучылары «Рәхмәт сиңа, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Шатлыклы да, бераз моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар . Кичә барышында белем дөньясында иң беренче китап булган Әлифбага, аны өйрәнүдә ярдәм иткән укытучыга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Көтмәгәндә әкият геройлары Шүрәле һәм Убырлы карчыкның килүе бәйрәмгә ямь өстәде.Укучыларга аларның биремнәрен үтәргә, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтергә туры килде.Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Йомгаклау өлешендә укучыларны мәктәп директоры Шайхеразиева Л.Н. һәм әти-әниләр тәбрикләделәр, белем үрләрен яулауда зур уңышлар теләделәр.

Бәйрәм кичәсе һәркемгә ошады, күңелләрдә җылы тәэсир калдырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X