САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй һәм Азалак авыл җирлекләрендә җыеннар үтте

Бүген отчет җыелышлары Зөр Нөркәй һәм Азалак авыл җирлекләрендә үткәрелде. Аларда авыл җирлекләре башлыклары Рәшит Гайсин һәм Тәзбир Гәрәевнең узган ел башкарылган эшләр турында отчетлары тыңланды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхеразиев узган ел йомгакларына тукталды. Суд приставлары хезмәтенең район бүлеге начальнигы Азат Миннәхмәтов закондагы үзгәрешләр,...

Бүген отчет җыелышлары Зөр Нөркәй һәм Азалак авыл җирлекләрендә үткәрелде. Аларда авыл җирлекләре башлыклары Рәшит Гайсин һәм Тәзбир Гәрәевнең узган ел башкарылган эшләр турында отчетлары тыңланды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхеразиев узган ел йомгакларына тукталды. Суд приставлары хезмәтенең район бүлеге начальнигы Азат Миннәхмәтов закондагы үзгәрешләр, полициянең участок уполномоченные Раил Таҗетдинов райондагы криминоген хәл турында сөйләделәр. Җыелышларда район Башкарма җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнаштылар, районның социаль-экономик хәле белән таныштырдылар. Җирлек тормышында актив катнашкан өлкәннәр, алдынгылар бүләкләнде. Фикер алышуларда җирлек халкы актив катнашты. Халыкның сорауларына район җитәкчеләре, оешмалардан килгән җитәкчеләр һәм белгечләр җавап бирделәр.

Җыелышларда катнашучылар кул эшләре күргәзмәләре белән дә таныша алдылар. Аларга шулай ук концерт номерлары тәкъдим ителде.

Бүген отчет җыелышлары Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә дә үтте.

Зур Нөркәй авыл җирлегендә узган җыен

Азалак авыл җирлегендә узган җыен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев