САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй “Кояшкай” балалар бакчасында чираттагы утырыш узды

"Зур Нөркәй "Кояшкай" балалар бакчасы" муниципаль бюджет учреждениесе базасында 16 нче февраль көнне төп мәйданчыкның чираттагы утырышы булды. Утырышның темасы "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ФГОС таләпләренә туры китереп сәнгати-эстетик бирүне тормышка ашыру".Тәрбияче Ахметшина Фәридә Фоатовна балалар белән Муса Җәлил туган көненә багышланган музыкаль кичә үткәрде. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр,...

"Зур Нөркәй "Кояшкай" балалар бакчасы" муниципаль бюджет учреждениесе базасында 16 нче февраль көнне төп мәйданчыкның чираттагы утырышы булды. Утырышның темасы "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ФГОС таләпләренә туры китереп сәнгати-эстетик бирүне тормышка ашыру".Тәрбияче Ахметшина Фәридә Фоатовна балалар белән Муса Җәлил туган көненә багышланган музыкаль кичә үткәрде. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, «Кара песи» әкиятен сәхнәләштерделәр.Муса Җәлил сүзләренә язылган «Әтәч», «Сәгать» җырларын бик теләп җырладылар .Карашай- Саклау балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гарипова Мөнирә Амировна тәрбиячеләр белән «ФОГС-яңа мөмкинлекләр" дигән эшлекле-уен үткәрде.Петровка Завод балалар бакчасы тәрбиячесе Карамова Фирая Илһаметдин кызы «Балаларның сәнгати-эстетик үсешендә инновацион технологияләр» дигән темага чыгыш ясады. Үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, балалары эше буенча презентация күрсәтте. Утырыш бик эшлекле үзды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев