САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбендә шигырьне оста итеп укыйлар

15 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Сарман муниципаль районы Мәгариф бүлеге Башкарма комитеты үткәргән татар халкының герой -шагыйре Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар . Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, сәнгатьле итеп шигырьләрен яттан укыдылар....

15 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Сарман муниципаль районы Мәгариф бүлеге Башкарма комитеты үткәргән татар халкының герой -шагыйре Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар . Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, сәнгатьле итеп шигырьләрен яттан укыдылар. Безнең мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Хасаншина Гөлназ Муса Җәлилнең "Вәхшәт"шигырен сөйләп , 1 урынны яулады.Шулай ук 1 нче сыйныф укучысы Юнысова Алия "Карак песи", 2 нче сыйныф укучысы Курденков Радик "Шакир белән Гали", 3 нче сыйныф укучысы Махубрахманов Риназ "Бер үгет",4 нче сыйныф укучысы Салихова Айгөл "Кызыл ромашкалар" шигырьләрен яттан сөйләп уңышлы чыгыш ясадылар. Мондый кичәләрнең укучыларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте бик зур.

Әйе, шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев