САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй авыл җирлегендә өлкәннәрне зурладылар

Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткән Өлкәннәр көне һәркемнең күңеленә хуш килде. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, бәйрәм белән котлап, өлкәннәр катнашында оешкан "Зөбәрҗәт" фольклор ансамбленә һәм "Нөркәем" ансамбле солисткасы Мәсгудә Кәримовага дипломнар тапшырды. Җирлек башлыгы Рәшит Гайсин Сабит чишмәсен төзекләндерүдә булышкан өлкәннәргә истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук өлкәннәрне "Нөркәй"...

Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткән Өлкәннәр көне һәркемнең күңеленә хуш килде. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, бәйрәм белән котлап, өлкәннәр катнашында оешкан "Зөбәрҗәт" фольклор ансамбленә һәм "Нөркәем" ансамбле солисткасы Мәсгудә Кәримовага дипломнар тапшырды. Җирлек башлыгы Рәшит Гайсин Сабит чишмәсен төзекләндерүдә булышкан өлкәннәргә истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук өлкәннәрне "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов котладылар. Балалар «Йөзләрдә елмаю чагылсын» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәр дә читтә калмадылар - үзләре дә җырладылар, биеделәр, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмдә гармунчы, җырчы, курайчы Рафаэль Гыйләҗевның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Чара чәй табыны белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев