САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зинира һәм Ризат Рамазановлар бәби көтә

«Интертат»ның үзләрен әлеге матур вакыйга белән котлавына җавап итеп, җырчы пар рәхмәт смайлы җибәрде.

Эстрадабызның иҗади гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булачак. Бу хакта «Татар радиосы» инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. 

Бу турыда күбрәк беләсе килеп, үзләреннән сораган идек. Сабый кайчан дөньяга киләчәк? Зинираның йөклелек чоры ничек үтә? Олы кызлары Айгизә үзенә иптәш булачагына сөенгәнме? Бу сорауларыбыз әлегә җавапсыз калды. «Бәхет тынычлыкны ярата, кычкырып йөрисебез килми», — дип смс юллады безгә иҗади пар. Сөенечле хәбәр белән котлавыбызга җавап итеп, Рамазановлар рәхмәт смайлы җибәрде.

Реклама

ЧЫГАНАК: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X