САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәза үтәтү хезмәтен сайласаң…

Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район филиалы үзендә исәптә торучылар белән тәрбия эшләре алып барудан тыш, 2007 нче елдан башлап, мәктәпне тәмамлаучыларга юридик белем бирүче уку йортларына керергә булыша. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без аның начальнигы Илфир Нәҗмиевкә мөрәҗәгать иттек. - Әлеге уку йортлары кайларда...

Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район филиалы үзендә исәптә торучылар белән тәрбия эшләре алып барудан тыш, 2007 нче елдан башлап, мәктәпне тәмамлаучыларга юридик белем бирүче уку йортларына керергә булыша. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без аның начальнигы Илфир Нәҗмиевкә мөрәҗәгать иттек.
- Әлеге уку йортлары кайларда урнашкан һәм аларда нинди белгечлекләр алырга мөмкин?
- Россия Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Самара шәһәрендәге юридик институты җәза үтәтү системасында режим һәм күзәтчелек оештыру белгечләре әзерли. Псковтагы институтта җәза үтәтү инспекцияләренең эшчәнлеген оештыру, Владимирдагы институтта җәза үтәтү системасында оператив эзләнү эшчәнлеге белгечлеге буенча белем бирәләр. Уку йортына йөреп (очно), биш ел укыйсы.
- Бу уку йортларына кабул итү шартлары нинди?
- Әлеге институтларга физик яктан сәламәт, үзләре һәм туганнары җинаять җаваплылыгына тартылмаган яшьләр кабул ителә.
- Укырга керүдә яшь чикләүләре бармы?
- Көндезге бүлеккә 17-25 яшьлек гражданнарны алалар.
- Киләчәген юриспруденция белән бәйләргә теләүчеләр турыдан-туры шушы уку йортларына мөрәҗәгать итә алалармы?
- Юк. Алар, документлар тутыру өчен, җәза үтәтү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
- Бу уку йортларын тәмамлап, җәза үтәтү хезмәте юнәлешендә эшләүчеләргә социаль ташламалар бар, диләр. Бу шулаймы?
- Әйе. Менә аларның берничәсе: тиешле еллар эшләгән өчен ташлама - бер ай хезмәт ай ярымга исәпләнә; айлык акчалата түләүләргә штаттагы вазифа оклады, дәрәҗә өчен махсус оклад, тиешле еллар өчен өстәмә кертелә; 30 календарь көнлек чираттагы ялга тиешле еллар өчен өстәмә ял (еллар санына бәйле) бирелә, ял итү урынына барып кайту чыгымнары (гаилә әгъзаларын да кертеп) каплана; бушлай медицина хезмәте күрсәтү, санатор-курорт дәвалануы чыгымнарын каплау; дәүләт иминиятләве.
- Керү имтиханнары турында да әйтсәгез иде.
- Укырга кабул итү рус теле, Россия тарихы һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә карап башкарыла. Белешмәләр өчен Сарманда Ленин урамының 42 нче йортында урнашкан безнең филиалга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоныбыз: 2-48-92.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев