САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Йөзең” нинди, экстремизм?

- Нәрсә соң ул экстремизм? Ул үз эченә нинди күренешләрне ала? Гөлназ Идиятуллина, "Шәфкать" үзәге юристы: - 2002 нче елның 25 нче июлендә «Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» Федераль закон дөнья күргән иде. Анда әлеге күренешкә каршы тору буенча оештыру һәм хокукый нигезләр шәрехләнде. Нәрсә соң ул экстремизм? Ул -...

- Нәрсә соң ул экстремизм? Ул үз эченә нинди күренешләрне ала?
Гөлназ Идиятуллина, "Шәфкать" үзәге юристы:
- 2002 нче елның 25 нче июлендә «Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» Федераль закон дөнья күргән иде. Анда әлеге күренешкә каршы тору буенча оештыру һәм хокукый нигезләр шәрехләнде.
Нәрсә соң ул экстремизм? Ул - теге яки бу милли, дини, мәдәни карашлары бер төрле булган кешеләрнең үз идеяләрен гадәттән тыш өстен итеп тоюлары, тормышларын ахыргача шул идеяләрне чынга ашыруга багышлау һәм дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген танымау, кире кагу, сайлаган максатларына ирешү өчен чиктән тыш, кайчакларда көчләү чараларын да куллану. Нәкъ менә шуңа күрә дә экстремизм социаль киеренкелек мохитын тудыра һәм идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә чакыруы куәтле криминал фактор булып тора.
Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы - террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, тотыклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла.
Бүгенге көндә гамәлдә булган Җинаять кодексы экстремистлык эшчәнлеген башлангыч чорында ук юкка чыгара торган нормаларны күздә тота. Мисал өчен, 239 нчы маддәдә - гражданнарның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы берләшмәне оештыру, 282 нче маддәдә милли, раса яки дини дошманлык тудыру очраклары турында сүз алып барыла. Мондый төр хокук бозулар буенча иректән мәхрүм итү белән бәйле каты җәза каралган.
Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла: теге яки бу дини, милли, раса һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру; милли хисне кимсетү, теге яки бу милләт вәкилен кыерсыта торган мәгълүмат тарату (аларда бу халыкның казанышлары кимсетелә яисә аның генетик яки тарихи артталыгы күрсәтелә); гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә, социаль хәленә, милләтенә, диненә яки теленә сүз тигерү, башлыча, үзләренең өстенлекләрен, башка төркемнәрнең мескенлеген, үсештәге артталыкны җиңәргә сәләтсез булуларын күрсәтергә тырышу; идеологик, сәяси, раса, милли яки дини дошманлык мотивлары буенча массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык, вандализм күренешләре китереп чыгару. Массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә, митинг һәм җыелышларда югарыда әйтелгән гамәлләрне тормышка ашырырга чакырган эшчәнлек яки андый эшчәнлекне финанслау да экстремизмга керә.
Районыбызда төрле дин вәкилләре, милләтләр дус һәм тату яшиләр. Мәчетләр, чиркәүләр, мәдрәсәләр халыкны бердәмлеккә, бер-береңә ярдәм кулы сузарга чакыралар. Әмма эчтәлекләре белән безнең мохитка туры килмәгән дини агымнар һәм юнәлешләр дә бар. Андый берләшмә вәкилләре безнең район территориясендә дә эшчәнлек алып баралар. Район үзәгендә, Җәлил бистәсенең кайбер сәүдә үзәкләрендә, урамнарда, хәтта өйдән-өйгә йөреп тә, үзләренең китапларын тәкъдим итәләр, вәгазьләр укыйлар. Мондый алымнардан соң кайберәүләрнең аңнары томалана, алар, үзләре дә сизмәстән, шул агымга иярәләр. Бу аеруча психологик яктан шәхес буларак формалашып бетмәгән балалар, яшүсмерләр өчен бик куркыныч. Экстремизмга каршы көрәштә безнең төп бурычыбыз - дөрес юнәлештә, бердәм, оешкан төстә эш алып бару. Бу көрәш «Экстремизмга - юк!» айлыгы кысларында гына түгел, даими алып барылырга тиеш. Шул очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булачак. Шуны искәртәсе килә: экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык күренешләре белән очрашкан очракта ваемсыз булмагыз, алар турында тиешле оешмаларга хәбәр итегез.
- Гөлназ Марсельевнаның чыгышыннан күренгәнчә, экстремизмга дини агымнар да сәбәпче. Ә Ислам диненең аңа катнашы бармы? Коръәндә бу турыда нәрсә әйтелә?
Динар хәзрәт, үзәк мәчетнең имам-хатыйбы:
- Экстремизм һәм терроризм - бөтен кешелек дөньясына каршы юнәлгән җинаятьчелек, һәм күпчелек очракта бу җинаятьнең корбаннары - бер гаепсез тынычлык сөюче кешеләр. Террорның максаты - фаҗигале үлемнәр белән җәмгыятьне куркыту һәм шушы куркуны кешелексез сәяси максатларда куллану.
Кызганычка каршы, кешелек тарихында экстремизм һәм террор тегермәне аша йөз меңләгән язмышларның җимерелгәне билгеле. Төрле идеологик яки дәүләт системалары террорны үзләренең дәһшәтле сәяси максатларына ирешү өчен кулландылар.
Соңгы елларда террорның тагын бер төре барлыкка килде. Аны, тулысынча уйдырмалы исем белән атап, "Ислам терроры" дип йөртәләр. Ни өчен уйдырмалы, дигәнгә, җавап итеп шуны әйтергә мөмкин: Ислам динендә террорга урын юк. Аллаһу Тәгалә, изге Коръәндә мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, кешеләргә тынычлык, изгелек һәм туганлык, кардәшлек мәхәббәтен таратырга куша. Шуңа күрә Ислам әхлагы террор өчен чыганак була алмый, киресенчә, Ислам динендә террорны бетерү юллары күрсәтелгән.
Ислам әхлагы нинди соң ул? Гарәп телендә "ислам" белән "сәлам" (ягъни "тынычлык") сүзләре тамырдаш булып торалар. Аллаһу Тәгалә дә бу динне хаклык, тынычлык, имин яшәеш өчен җибәргән. Ислам әхлагы нигезләре - рәхимлелек, юмартлык, кешеләргә карата яхшы теләктә булу, кичерү, башкалар өчен үз-үзеңне кызганмау (самопожертвование) һәм гаделлек. Аллаһу Тәгалә Изге Коръәндә мөселман халкына кешеләр белән игелеккә һәм гаделлеккә таянып мөгамәлә кылырга куша. Шуның өчен мөселманнарның үз арасында бер-берсенә карата нинди җаваплылык булса, башка дини принциплар (башка дин әһелләре) белән яшәүчеләргә карата да шундый ук җаваплылык булырга тиеш. Коръәннең бер аятендә болай диелгән: "Сез (Мөхәммәд с.г.в. өммәте) кешеләр файдасына дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз: Сез кешеләргә яхшылык вә изге гамәлләр кылырга әмер бирәсез, гөнаһлы эшләрдән тыясыз һәм Аллаһуга ышанасыз". ("Әль Гыймран", 110) Икенче бер аятьтә Алаһу Тәгалә мөселманнарга хәтта яманлыкка да изгелек белән җавап бирергә куша: "Явызлык белән яхшылык бертигез булмаслар. Әгәр берәү сиңа явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл. Соңра ул явызлык итүеннән туктар һәм, тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз". ("Фуссыйләт", 34) Кан кою, сугыш чыгару, кешеләр арасында низаг тудыру - Аллаһ тарафыннан ләгънәт кылынган, зур гөнаһлардан саналучы гамәлләр. Шул явызлыкларны кылучылар турында Аллаһу Тәгалә: "Кешеләргә золым итеп, җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә шәригатьтә юл бар, ул залимнәргә ахирәттә газаб булыр", -ди. ("Шура" сүрәсе, 42 аять)
Ислам динендә бер гаепсез, нахакка кешене үтерү - иң олы һәм иң куркыныч гөнаһларның берсе. Коръәндә Мәидәһ сүрәсенең 32 нче аятендә шундый үтерү турында болай диелә: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса - бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр". Коръәндә өйрәтелгәнчә, кеше тормышын кадерләү һәм ят фикер иясенә карата түземлелек саклау Ислам динендә Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) заманасыннан ук кайгыртылып килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гади кешеләрнең тормышларын көченнән килгәнчә сакларга тырышкан. Беркайчан да үзе сугыш башламаган, ә һөҗүм итүчеләрдән сакланып көрәшергә мәҗбүр булган. Әгәр шундый сугышта катнашырга туры килсә дә, үзенең гаскәриләренә гаепсез, гади, тынычлык саклаучы кешеләрне, хатын-кызларны, балаларны, карт-корыларны, дин башлыкларын, монахларны рәнҗетмәскә, йортларын, гыйбадәтханәләрен җимермәскә, таламаска боера торган булган. Бу гаделлек һәм түземлелек принциплары мисаллары, җир өстендә Ислам дине пәйда булганнан бирле, бөтен кешелек дөньясы өчен якты үрнәк булып торды. Караңгы урта гасырлар чорына күз салсак, Аурупа илләреннән куылган күп христианнар һәм яһүдиләр Ислам җирлекләрендә, Госман империясендә тынычлык, иминлек һәм хөрмәт табалар. Шулай итеп, Ислам - иминлек һәм тынычлык дине. Һәр мөселманның бурычы - барлык кешегә карата яхшы, гадел мөнәсәбәттә булу һәм җир өстендәге гаделсезлеккә, бозыклыкка каршы тору. Ә терроризмга килгәндә, ул - бүгенге көндә гаделсезлек һәм явызлыкның башында торучы иң куркыныч күренешләрнең берсе. Ул бер гаепсез кешеләрне үзенә мишень итеп ала, бер кызганусыз балаларны үтерә, ата-аналарны һәлак итеп, балаларны ятим калдыра, шәһәрләрне җимерә, миллионлаган кешеләргә кайгы-хәсрәт алып килә. Аның корбаннары христианнар да, мөселманнар да, яһүдләр дә булырга мөмкин. Иң куркынычы шунда: террорчылар үзләренең җинаятьләрен дин, иман белән аклыйлар, шуның белән кешеләр күзендә дин, иман төшенчәсен пычратып күрсәтәләр. Дин исеме белән бер гаепсез кешене үтерү Ислам динендә дә, беркайда да рөхсәт ителми. Ислам дине мәрхәмәтлелеккә, үзара мәхәббәткә һәм тынычлыкка чакыра. Ә террор диннең капма-каршысы булып тора һәм мәрхәмәтсезлекне, кан коюны, үтерешне үзмаксат итеп куя. Террор диннән ерак булган расизм, фашизм, коммунизм кебек имансыз, иләһсез, бозык идеологияләрнең көрәшү методы булып тора. Хакыйки диндә исә террорга урын юк һәм булырга да мөмкин түгел. Хәтта Коръән аятьләренең берсендә болай диелгән: "...Аллаһ, әлбәттә, залимнәрне, гаделсезләрне сөйми". ("Әль Гыймран", 140) Аллаһу Тәгаләнең сүзләренә колак салып, хакыйки мөселманнар террорга каршы көрәшер өчен барлык хәстәрлекләрен күрергә тиешләр. Без, мөселманнар, бөтен дөньяга Исламның тынычлык һәм мәрхәмәтлелек, экстремизм һәм террорны ләгънәт кылучы дин икәнен җиткерә һәм күрсәтә белергә тиеш.
- Бүгенге көндә татар авылларында төрле дини китаплар таратып, Исламга кагылышы булмаган эшчәнлеккә өндәп йөрүчеләр очраштыргалый.
Гөлнара Хуҗина, тернәкләндерү бүлеге мөдире:
- Андыйларга матур гына итеп үзегез тоткан динне хөрмәт итүегез, теге яки бу берләшмәләргә керергә теләмәвегез турында әйтергә кирәк. Төрле дини агымнарга өндәүчеләр белән сүз куертмау яхшырак. Өйдә башка кеше булса, аны үз яныгызга чакыру, үзегезнең ялгыз, яклаучысыз түгел икәнлегегезне күрсәтү зарур. Инде мондый кешеләр һаман да чыгып китмиләр һәм үз вәзгыятьләрен көчләп тагарга телиләр икән, участок инспекторына, һич булмаса, авыл җирлегенә, мәчеткә, якыннарыгызга мөрәҗәгать итү ягын карарга кирәк.
- Ә менә экстремизм яки террорчылык күренешләре белән очрашкан очракта нишләргә?
Нияз Билалов, "Шәфкать" үзәге инженеры:
- Кичекмәстән 02 телефоны буенча эчке эшләр бүлегенә шалтыратыгыз. Шулай ук 112 телефоны буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итә аласыз. Ә ул, үз чиратында, тиешле урынга хәбәр итә. Югарыда аталган ике телефон да тәүлек буе эшлиләр. Массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән үзебезнең район газетасы "Сарман"да да даими рәвештә ышаныч телефоннары бирелә. Аларга игътибарлы булыгыз. Газета битләрендә кешеләрне алдап, акча җыеп йөрүчеләрдән саклану чаралары турында да язмалар бирелә. Алдауларга аеруча безнең өлкәннәребез ышанучан. Янәшәгездәге кешеләргә дә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә игътибарлы булыгыз, имин яшәгез.
"Түгәрәк өстәл"дә З.Шәрипова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев