САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзүдә иң өлгерләре кемнәр?

.

22 декабрь көнне Сарман һәм Мөслим спортчылары арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Аларда 2005-2013 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнашты. Ранис Шәрипов, Камил Шиһапов, Радэль Шакиров, Камил Харисов, Кәрим Ризатдинов, Илназ Нигъмәтҗанов эстафетада I урынга лаек булдылар. Кызлар эстафетада II урынны яуладылар. Болар - Диләрә
Вәлиәхмәтова, Зилия Габдрахманова, Зилә Шәймөхәммәтова, Ләйсән Шәймиева, Таңсылу Вәлиәхмәтова. 2013 елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында 25 метрлы дистанциядә Радэль Шакиров – беренче, Язилә Габдрахманова – икенче, Мәрьям Моратова өченче булдылар. 2012 елгылар арасында шул ук дистанциядә Адилә Рамазанова өченче килде. 2012 елгы малайлар 50 метрлы арада узыштылар. Дияс Әхмәдуллин өченче булды. Зилия Габдрахманова (2011 елгы) шулай ук – өченче, Ранис Шәрипов (2010) – икенче, Таңсылу Вәлиәхмәтова (2005-2006) – икенче, Алия Бадыкшанова өченче килделәр. 2013 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында Язилә Габдрахманова – икенче, Азалия Моратова - өченче, Хәким Ризатдинов – өченче, Радэль Шакиров – беренче, Адилә Рамазанова – икенче, Кәрим Ризатдинов – беренче, Ләйсән Шәймиева өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев