САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлау өчен 5 сәбәп

Җырлау - күңел ачу чарасы гына түгел, ул сәламәтлеккә дә файдалы!

Шуңа күрә сезнең якыннарыгыз җырлый белүегезгә шикләнеп караса да, җырлагыз, диләр табиблар. Белгечләр фикеренчә, җырлау күңел ачу яки сәнгать кенә түгел, ә тормышны озайтырга сәләтле, күп кенә авырулардан дару да.

Әгәр дә сез тамашачылар алдында җырларга әзер түгел икән, ялгыз гына калганда, музыка тыңлаганда, җырлагыз, ваннада яки фатирны җыештырганда арияләр башкарыгыз – болар барысы да бертигез дәрәҗәдә файдалы. Җырлау - стресска каршы көрәш һәм организмның барлык системаларын җайлауның шәп коралы, моның өчен өстәмә чыгмнар да кирәкми. Бәлки яшерен сәләтегез дә ачылыр. Оста җырчы булуыгызны ачыкларсыз.

Табиблар җырлауның кешегә берничә уңай тәэсирен атыйлар.

Эндорфиннар дәрәҗәсе күтәрелү. Җырлаганда кешенең ләззәт өчен җаваплы булган баш мие зоналары активлаша. Ягъни, эндорфиннар – бәхет гормоннары эшләп чыгара. Ә алар стресска каршы көрәштә һәм иммунитетны ныгытуда алыштыргысыз.

Тормыштан канәгать булу. Вокал белән даими шөгыльләнүче кешеләр, әйтик, хорда яки һәвәскәр ансамбльдә җырлаучылар, үзләрен якланган һәм имин хис итә һәм, гомумән, моны эшләмәүчеләргә караганда, тормыштан күпкә канәгатьрәк була. Шулай ук алар депрессиягә азрак бирешә.

Реклама

Энергия арту. Җырлау – депрессия һәм апатия белән көрәшүнең менә дигән ысулы. Җырлый башлагач, кешенең күңеле күтәрелә, дәрте арта, начар уйлары арткы планга күчә.

Үпкәләрне чыныктыру. Вокал белән шөгыльләнү сулыш алу системасын ныгыта, үпкәләр тулы көчкә эшлиләр, кислородка байыйлар. Шулай ук корсак мускуллары һәм кабырга арасындагы мускуллар, диафрагма ныгый.

Сулыш юлларын чистарту. Вокал шулай ук салкын тию авыруларына һәм гайморитка каршы профилактика да булып тора. Чөнки җырлаганда сулыш юллары һәм борын табигый юл белән чистара, анда авыру китереп чыгаручы бактерияләр яшәми.

Чыганак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/yrlau-slamtlekk-faydaly

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X