САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йолдызнамә 29 июль – 4 август

Хәерле көн, хөрмәтле Сарманлылар! Сезнең игътибарызга киләсе атнага йолдызнамә тәкъдим итәбез. Кучкар (21.03 - 20.04). Зур эшләрегезне калдырып торып, көч җыеп алыгыз. Вак-төяк өй эшләрен бетерергә тырышыгыз - киләсе атнада аларга вакыт калмаска мөмкин. Үгезбозау (21.04 - 20.05). Күңел халәтегез hәм акча мәсьәләсендә хәлләрегез яхшырачак. Әhәмиятле сорауларга җавапларны белмәгән кебек...

Хәерле көн, хөрмәтле Сарманлылар! Сезнең игътибарызга киләсе атнага йолдызнамә тәкъдим итәбез.

Кучкар (21.03 - 20.04). Зур эшләрегезне калдырып торып, көч җыеп алыгыз. Вак-төяк өй эшләрен бетерергә тырышыгыз - киләсе атнада аларга вакыт калмаска мөмкин.

Үгезбозау (21.04 - 20.05). Күңел халәтегез hәм акча мәсьәләсендә хәлләрегез яхшырачак. Әhәмиятле сорауларга җавапларны белмәгән кебек тоелса да, белеп торыгыз: бу проблемаларны күпертү генә.

Игезәкләр (21.05 - 21.06). Уңышларыгыз hәм уңышсызлыкларыгыз дөрес юлны сайлаганмы-юкмы икәнегезне күрсәтерләр.

Кысла (22.06 - 22.07). Бу атнада кискенлегегез дөрес карарлар кабул итергә комачауларга мөмкин. Яңа эш эзләүчеләргә әйбәт чор.

Арыслан (23.07 - 23.08). Планнарыгызны читкә куеп, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Атнаның беренче яртысы яңалыкларга бай булачак.

Кыз (24.08 - 22.09). Эштә дә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә икенең берен сайларга туры киләчәк. Онытылып бетә язган хис-тойгыларның яңары ихтималы зур.

Реклама

Үлчәү (23.09 - 23.10). Хыял диңгезләрендә йөзүне туктатып, эш күрсәтә башларга кирәк. Юкса алдыгыздагы мөмкинлекләр үзегезне читләтеп узарга да күп сорамаслар.

Чаян (24.10 - 22.11). Ялгышлыкларны тану, гаиләдә тынычлык-татулык урнаштыру чоры. Гаепле булсагыз - гафу үтенегез, кемнәрдер сезнең гаепле икән - кичерегез.

Укчы (23.11 - 21.12). Үзегезне кирәкмәгән җирдә гаепләүләре бар. Ял көннәрендә күңелегезгә хуш килерлек вакыйгалар булачак.

Кәҗәмөгез (22.12 - 20.01). Бар нәрсәдә дә теләсә кемнән өстен булырга омтылмагыз, вакчылланып, тирәгездәгеләрнең теңкәсенә тимәгез.

Сукояр (21.01 - 19.02). Якыннарыгызның уй-ниятләрегезне хуплавын күреп, үзегезне бәхетле хис итәчәксез. Теләсә нинди эш төре өчен уңайлы чор.

Балык (20.02 - 20.03). Киләсе атнага планнар корганда, вак-төякләргә игътибар бирегез. Шул вакытта гына уңышка ирешә алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә