САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йолдызлар ашханәсе. Гүзәл Шәриповадан «Ташкабак торты» рецепты

Әлеге торт рецептын үзем дә күптән түгел генә өйрәндем. Шикләнебрәк кенә ясаган идем, бик тәмле килеп чыкты. Сезгә дә ошар, дип уйлыйм. Кирәкле ингредиентлар: 2 ташкабак, 2-3 йомырка, ярты стакан он, 2 помидор, 6 тырнак сарымсак, 30 грамм каты сыр, 150 грамм майонез, тәменчә тоз, борыч, яшел үләннәр. Кыздырырга -...

Әлеге торт рецептын үзем дә күптән түгел генә өйрәндем. Шикләнебрәк кенә ясаган идем, бик тәмле килеп чыкты. Сезгә дә ошар, дип уйлыйм.

Кирәкле ингредиентлар:

2 ташкабак,

2-3 йомырка,

ярты стакан он,

2 помидор,

6 тырнак сарымсак,

30 грамм каты сыр,

150 грамм майонез,

тәменчә тоз, борыч, яшел үләннәр.

Кыздырырга - сыек май.

Ташкабакларны эре кыргычтан чыгарабыз. Җиңелчә сыгып, тоз, борыч, йомыркаларны һәм он салабыз. Яхшылап болгатабыз. Ул коймак камыры кебек булырга тиеш. Мае кызган табага камырны салып, калак белән тигезләп җәябез һәм әйләндереп пешерәбез. Камыр өзелмәсен өчен, өч кабартма чыгарлык итеп, кечерәк табага салырга, ике көрәкчек белән әйләндерергә кирәк. Кызарып пешкән кабартмаларны суытырга куябыз да эчлек әзерлибез. Сарымсакны изәбез, яшел үләннәрне вак итеп турыйбыз һәм барысын бергә майонез белән болгатабыз. Помидорларны да юка итеп турыйсы. Кабартманың беренчесенә майонезлы катнашманы сылыйбыз да өстенә помидорлар тезәбез, өстенә икенче кабартманы куябыз. Шул ук эшләрне кабатлап, өске кабартмага вак угычтан чыккан сыр да сибәбез. Туңдыргычка куеп, суытып алырга да, шунда ук ашарга да мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев