САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырлы мәктәптә

Сарайлыдан, Алина Прокофьева, Алсу Хуҗина кебек, дәрәҗәле конкурсларда җиңәрлек җырчылар ничек чыга икән, дисәк, аларны барлый, талантларын үстерергә канат куя алырдай музыка укытучылары Корбангалиев Мөхәммәтгали Ревал улы бар бит. Мәктәптә Белем көненнән башлап, ел дәвамында бер генә бәйрәмне дә билгеләп үтми калмыйлар һәм, билгеле, Әлифба, Чәчәкләр бәйрәмнәрендә дә, Өлкәннәр, Укытучылар...

Сарайлыдан, Алина Прокофьева, Алсу Хуҗина кебек, дәрәҗәле конкурсларда җиңәрлек җырчылар ничек чыга икән, дисәк, аларны барлый, талантларын үстерергә канат куя алырдай музыка укытучылары Корбангалиев Мөхәммәтгали Ревал улы бар бит. Мәктәптә Белем көненнән башлап, ел дәвамында бер генә бәйрәмне дә билгеләп үтми калмыйлар һәм, билгеле, Әлифба, Чәчәкләр бәйрәмнәрендә дә, Өлкәннәр, Укытучылар көннәрендә дә, башкаларында да җыр-музыка өстенлек итә.
Укытучы балаларга татар композиторлары, җырчылары иҗатын өйрәтүгә дә зур әһәмият бирә. Күптән түгел узган чара шуларның берсенә - композитор, симфоник, вокаль-симфоник, камера-инструменталь әсәрләр авторы, РСФСРның, СССРның халык артисты, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Рөстәм Яхин иҗатына багышланган иде. Кичә барышында мәшһүр композиторның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләштеләр, слайдлар карадылар һәм, билгеле инде, аның әсәрләрен башкардылар. Татарстан гимны - Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган "Туган ягым" җыры белән башланган кичә дәвамында "Син кайда идең?" (Н.Дәүли сүзләре), "Килен төшә" (Р.Миңнуллин), "Яшь җәлилчеләр җыры" (М.Хөсәен), "Татбригада сугышчылары җыры"н (М.Ногман) өлкән сыйныфлардан алып, башлангычларга кадәр җырлады. Радик Гәрәев, Ленар Гыйльфанов ("Моңлы гармун", Н.Дәүли), Рузилә Мөхәммәдиева ("Ялгыз агач", "Серле күзләр", Ә.Саттар), Алсу Хәбибуллина ("Ак җилкән", М.Ногман), Адилә Хәбибуллина ("Яшә, Сәмәрканд", М.Ногман), Лилия Газизова ("Сипкелле диләр мине", Ә.Ерикәй) аерым җырлар да башкардылар. Киләчәктә бу балаларның барысы да җырчы, музыкант булып китмәс, билгеле. Тик алар күңеленә кечкенәдән салынган бу матурлык орлыкларының аларның тормыш юлында якты бер эз калдыруына шик юк.
РӘСЕМДӘ: М.Корбангалиев 6 нчы класс укучысы Алсу Хәбибуллина белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев