САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөгереп күрсәттеләр дә соң!

Узган шимбәдә район үзәгенең "Старт" чаңгы базасында "Милләтләр кроссы" кысаларында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышта катнашучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев тәбрикләде, уңышлар теләде. Ярышларда 20 мәктәп, аграр көллият, физкультура коллективлары командалары, спорт сөючеләр катнаштылар. Шулай итеп, бу көнне старт сызыгына 270ләп йөгерешче басты. Ярышлар өч яшь категориясендә:...

Узган шимбәдә район үзәгенең "Старт" чаңгы базасында "Милләтләр кроссы" кысаларында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үткәрелде.
Ярышта катнашучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев тәбрикләде, уңышлар теләде.
Ярышларда 20 мәктәп, аграр көллият, физкультура коллективлары командалары, спорт сөючеләр катнаштылар. Шулай итеп, бу көнне старт сызыгына 270ләп йөгерешче басты.
Ярышлар өч яшь категориясендә: 1995-1996, 1997-1998, 1999 һәм яшьрәкләр, 1982-1994, 1981-1967, 1966 һәм өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында үтте. Мәктәпләр арасында иң активы Сарман урта мәктәбе булды. Физкультура командалары арасында исә эчке эшләр бүлеге командасына тиңнәр булмады. Егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Эльмир Ризатдинов, Булат Хөсәенов, Айнур Ногманов, Айрат Мәҗитов, Илдар Латыйпов, Илназ Сафин, Риназ Һадиев, Рөстәм Сабиров, Вадим Александров күрсәтсә, кызлар арасында беренче һәм призлы урыннарны Филюта Виктория, Неллия Исхакова, Ильвира Ганиева, Гөлшат Шиһапова, Альбина Нуруллина, Ильвира Кубиева, Гөлия Нуртдинова, Гүзәл Галиуллина, Анна Тимофеева яуладылар. Ир-егетләр арасында исә иң җитезләре - Нәркиз Мөхәммәтов, Рамил Сәхәбетдинов, Руслан Тимергалин, Илдар Газизов, Леонид Кириллов, Илнур Гәрәев, хатын-кызлар арасында Эльмира Ногманова, Татьяна Малова, Гөлнара Сәитова, Анна Муханова, Лиля Перетурина, Гүзәл Әхмәтҗанова, Әлфия Моратова, Нәфисә Хәбибуллина, Әдибә Хакова булдылар.
РӘСЕМНӘРДӘ: старт алдыннан; Ә.Моратова, Н.Хәбибуллина, Ә.Хакова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X