САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

... Язылышулары да – нәкъ көнендә

2008 нче елдан башлап, һәр елны 8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан илебездә күп еллар бер-берсен аңлап, матур гомер кичергән, тәрбияле балалар үстергән парларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Быел бу хөрмәткә Юлтимер авылында яшәүче Әминә Галимәрдан кызы һәм Ләис Бари улы...

2008 нче елдан башлап, һәр елны 8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан илебездә күп еллар бер-берсен аңлап, матур гомер кичергән, тәрбияле балалар үстергән парларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру күркәм традициягә әйләнде.

Быел бу хөрмәткә Юлтимер авылында яшәүче Әминә Галимәрдан кызы һәм Ләис Бари улы Әхмәтҗановлар лаек булды. Медальне һәм Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитетының Почет грамотасын район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды.
Ләис абый - районыбызның хөрмәтле кешесе. Ул бөтен гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган, күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән, тырыш хезмәте өчен хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә ия булган.
- Аларда тормыш иптәшемнең дә өлеше зур, - ди Ләис абый, игътибар һәм хөрмәт күрсәтүчеләргә чиксез рәхмәтен белдереп.
Әминә апа исә утыз елдан артык авыл халкының сәламәтлеге сагында торган, шуның өстенә авыл фельдшерына ул елларда авыл, колхоз күләмендәге башка эшләрдә дә актив катнашырга туры килгән.
Фәндәс Вәлиев аларга киләчәктә дә тату, матур яшәүләрен, балалары, оныкларының игелекләрен күреп гомер кичерүләрен теләде. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина да Ләис абый һәм Әминә апага югары бүләккә ия булулары уңаеннан матур теләкләрен җиткерде, район башлыгы Нәфис Закиров исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Азалак авыл җирлеге башлыгы Тәзбир Гәрәев җирлек халкы исеменнән котлау сүзләрен әйтте. Сарман сәнгать мәктәбе директоры Илһам Шакиров гармунда матур көйләрен уйнады.
Ләис абый һәм Әминә апа бергәләп өч бала үстергәннәр. Кызлары Энҗе Сарманда яши. Олы уллары Рөстәм - "Дружбанефть"тә участок начальнигы. Туган нигезенә каршы гына йорт җиткергән. Кече уллары Ришат төп йортта яши. Һәркайсы матур гаилә корган, балалар үстерәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, 8 нче июль - Әхмәтҗановлар өчен икеләтә истәлекле. Быелгы бәйрәмдә Ләис абый белән Әминә апаның бергә гомер итүләренә 48 ел тула.
- Без дә медаль алырлык итеп яши алсак иде, - дип теләде уллары Рөстәм дә, әти-әнисенә рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткереп.
Шулай булсын. Һәркемнең тормыштан өлеше бар, аласы көмеше бар. Сезгә, хөрмәтле Ләис абый, Әминә апа, һәм башка парлыларга мәхәббәт гомерлек юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев