САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь сарманлылар хәтер барлады

Район мәдәният йортында Сталинград сугышы тәмамлануга - 75, Әфганстан җиреннән соңгы гаскәр чыгарылуга 29 ел тулуга багышланган ачык дәрес үтте. Анда аграр көллият студентлары, Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясенең югары класс укучылары катнашты. 31 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, отставкадагы полковник Рафаэль Газизуллин бу ике сугышта да хәрбиләр тарафыннан күрсәтелгән...

Район мәдәният йортында Сталинград сугышы тәмамлануга - 75, Әфганстан җиреннән соңгы гаскәр чыгарылуга 29 ел тулуга багышланган ачык дәрес үтте. Анда аграр көллият студентлары, Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясенең югары класс укучылары катнашты. 31 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, отставкадагы полковник Рафаэль Газизуллин бу ике сугышта да хәрбиләр тарафыннан күрсәтелгән батырлыклар турында сөйләде. Сатлинград өчен барган сугышта катнашкан авылдашларын искә алды. Район хәрби комиссары Дашгын Гасанов Сталинград, әфганстан сугышлары тарихы турында мәгълүмат бирде, гади совет солдатының ватанпәрвәрлеген ассызыклады, Әфган сугышында һәлак булган сарманлыларны, тыныч тормышта да яхшы хезмәт үрнәкләре күрсәткән әфганчыларыбызны барлады. Слайдлар аша аларның фоторәсемнәре дә күрсәтелде. Чара барышында Әфган сугышы турында күзгә-күз очрашучыдан документаль фильм да күрсәтелде. Дашгын Гаджиевич героик һөнәр иясе-офицерлар, бу мактаулы да, авыр да булган хезмәткә әзерләүче хәрби уку йортлары белән таныштырды, андагы шартлар, хәрбиләргә күрсәтелгән ташламалар турында сөйләде. Шушындый ачык дәрес Җәлил поселогында да үтте.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев