САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь машина йөртүчеләр ярышты

Кичә ДОСААФның район филиалы базасында яшь машина йөртүчеләр үзләренең көчләрен сынадылар.

Мондый бәйге районда инде берничә ел рәттән үткәрелеп килә һәм анда яшь егет һәм кызларыбыз бик теләп катнашалар. Беренче турда – анда яшь машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билет сорауларына җавап бирделәр – ике дистәләп егет һәм кыз катнашты. Аларның барлык сорауларга да дөрес һәм иң тиз җавап биргәннәре генә икенче турга үтте. Икенче тур полигонда уздырылды. Анда егетләр һәм кызлар машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр – эстакада, “змейка” аша үттеләр, машинаны гаражга куйдылар. I урынга Эльмир Раджапов, II урынга - Илсия Ильясова, III урынга Рамил Ильясов лаек булдылар. Ә “Иң яшь автоледи” исеме Светлана Андриановага бирелде. Аларга оештыручыларның – “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе, ЮХИДИнең район бүлекчәсе Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Реклама

Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев