САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь җәлиллеләрне муниципаль Яшьләр парламентына керергә чакыралар

Кичә Җәлил поселогы Советы актлар залында барлык актив яшьләр катнашында җыелыш үтте.

Әлеге чарада поселок башлыгы Рәфыйк Кәримов, ТР Дәүләт Советында район яшьләре вәкиле булып торучы Гаяз Миңнебаев, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин яшьләр белән көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Моннан кала, Гаяз Миңнебаев яшьләрне район тормышында активрак катнашырга чакырды, проектлар төзеп, аларны тәкъдим итәргә киңәш итте.
“Җәлилдә яшьләр парламентын булдыру – бик кирәк, чөнки без барыбыз да киләчәгебез турында уйларга һәм нинди дә булса программа-идеяләрне үстерүгә үз өлешебезне кертергә тиеш”,-диде Гаделшин Илгизәр.
Поселок яшьләре чарада актив катнашты, үз идеяләрен, проблемаларын, киңәшләрен тәкъдим иттеләр.
Һәркем үз проектын төпләп molparlament.tatar.ru челтәрендә, яисә шәхсән Гаяз Миңнебаевка тәкъдим итә ала. Проектны тәкъдим итү өчен күрсәтелгән челтәрдә теркәлү үтәргә кирәк. Муниципаль Яшьләр парламентына гаризалар кабул итү башланды. Төп шарт - сиңа 18 дән 35 яшькә кадәр булырга тиеш. Бу – яңа бурычлар, яңа максатлар, яңа мөмкинлекләр, шуңа күрә Үз районыңның киләчәгенә битараф булмасаң, заявка бирергә ашык!

Реклама

Рания Талибуллина язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X