САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь армиячеләр сынатмадылар

1-2ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Республикадагы гомуми белем бирү оешмаларының яшь армиячеләр отрядлары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте.

Монда 25 районнан килгән командалар көч сынашты. Һәр командадан ике егет, ике кыз биш төрле ярышта үзләрен сынадылар. Район данын яклаучы икенче номерлы Җәлил мәктәбе укучылары сынатмадылар. Йөзүдә Илиза Сәфиуллина беренче урынны алып, чемпион булды. Бер очкога гына калышып, Анастасия Чекина дүртенче килде. Гомуми баллар буенча команда ундүртенче урында.

Гөләндәм Хәлиуллина язмасы.

Рөстәм Тимергалин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев