САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм көтәләр

Самара шәһәрендәге Өч Изгеләндерүче хөрмәтенә төзелгән православие чиркәве каршында эшләүче «Жемчужинка» балаларны тәрбияләү үзәге киң күңелле кешеләрнең ярдәменә өметләнә. Балалар бакчасы буларак тулы көн эшләүче бу үзәккә 100дән артык бала йөри. Алар белән педагоглар, шул исәптән логопед, шөгыльләнә. Биш тапкыр ашау оештырылган. Чиркәү әти-әниләр булышлыгы белән һәм кредит акчаларына бакчаның...

Самара шәһәрендәге Өч Изгеләндерүче хөрмәтенә төзелгән православие чиркәве каршында эшләүче «Жемчужинка» балаларны тәрбияләү үзәге киң күңелле кешеләрнең ярдәменә өметләнә.
Балалар бакчасы буларак тулы көн эшләүче бу үзәккә 100дән артык бала йөри. Алар белән педагоглар, шул исәптән логопед, шөгыльләнә. Биш тапкыр ашау оештырылган. Чиркәү әти-әниләр булышлыгы белән һәм кредит акчаларына бакчаның ике яңа корпусын төзи башлаган. Аны төгәлләү, бакчага аз керемле, күп балалы гаиләләрнең балалары да йөри алсын (алар бушлай яки ташламалы шартларда йөриләр) һәм бәяләр коммерцияле бакчаларныкыннан түбән булсын өчен, өстәмә акчалар кирәк. Октябрьдә ДЦП диагнозлы балалар өчен аерым группа ачу да планлаштырыла. Чиркәү протоиерее Алексий атакай: «Без һәртөрле ярдәмгә шат булачакбыз», - ди. Аның телефоны: 89272016462. Бакча директоры Смирнов Юрий Григорьевичның телефоны: 89179464482. Бакча сайты: detsad-v-samare.ru
Р/с 40703810154110100342 в Поволжском банке ОАО "Сбербанк России" Самарское отделение № 6991. К/с 30101810200000000607 БИК043601607 ИНН6312041677 КПП631201001. Акча күчергәндә, "Для православного детского центра дневного прибывания "Жемчужинка", дип күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев