Яр Чаллыда якташыбыз исемендәге театр булачак
.
Яр Чаллы шәһәренең Татар драма театры райондашыбыз – ТР халык язучысы, драматур һәм прозаик Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Җитәкчеләрнең әлеге карары җәмәгатьчелек фикеренә нигезләнгән.
ТАССРның, РСФСРның, СССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар язучысы, Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев утызга якын драма әсәре язган, татар, рус һәм башка телләрдә китаплар иҗат иткән. "Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен якташыбыз 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Ул – М.Горький исемендәге премия лауреаты да.
Альбина Сабирова язмасы
Фото:nabchelny.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев