САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыста авыл җыены зур активлык белән үтте

Елдагыча җирлекләрдә авыл җыеннары башланды. Аның беренчесе бүген Янурыста узды. Мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән - күргәзмә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән азык-төлек белән сату оештырылган иде. Җыенга килүчеләр башта кайнар коймак, пәрәмәч белән чәй эчтеләр. Тамаша залында үзешчәннәр бик матур концерт куйды. Янурыс авыл җирлегенең узган елгы эшчәнлеге турында аның башлыгы...

Елдагыча җирлекләрдә авыл җыеннары башланды. Аның беренчесе бүген Янурыста узды. Мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән - күргәзмә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән азык-төлек белән сату оештырылган иде. Җыенга килүчеләр башта кайнар коймак, пәрәмәч белән чәй эчтеләр. Тамаша залында үзешчәннәр бик матур концерт куйды.

Янурыс авыл җирлегенең узган елгы эшчәнлеге турында аның башлыгы Азия Мөхәммәдиева хисап тотты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов районның 2017 елдагы икътисади һәм социаль үсеш йомгаклары белән таныштырды, алда торган бурычларга тукталды. "Сарман" агрофирмасы генераль директоры урынбасары Радик Сәхипов игенчелек, терлекчелек өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Райондагы крименоген хәлнең торышы белән полиция участок инспекторы Раил Таҗетдинов таныштырды. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге турында кыска метражлы фильмнан соң, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова чыкты. Ул социаль яклау өлкәсе буенча булган яңалыкларга тукталды. Җыенда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, оешма-предприятие вәкилләре дә катнашты. Халык үзен борчыган сорауларын әйтте, аларга нигезле җаваплар бирелде. Җыен хакында тулырак язма - газетаның алдыгы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев