САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз иҗаты: "Яшьлек хатасы"

Һай, гаепсездән гаепле булу бик тиз икән ул. Әле кичә генә бер кайгысыз егет иде Сәйдәш. Хәзер менә үзенең кешегә ышануы аркасында газап чигә. Тулай торакта үткәрелгән ул кичәгә бер дә барасы килмәгән иде аның, аягы тартмаган иде. Бүлмәдәш егет бик кыстады шул, анда икенче уку йортыннан да кызлар булачак,...

Һай, гаепсездән гаепле булу бик тиз икән ул. Әле кичә генә бер кайгысыз егет иде Сәйдәш. Хәзер менә үзенең кешегә ышануы аркасында газап чигә. Тулай торакта үткәрелгән ул кичәгә бер дә барасы килмәгән иде аның, аягы тартмаган иде. Бүлмәдәш егет бик кыстады шул, анда икенче уку йортыннан да кызлар булачак, дип чакырды. Кичә үзе күңелле генә үтте, тик ахыры Сәйдәш өчен бик яман тәмамланды. Башта кызлар бүлмәсендә бик күңелле итеп утырдылар, тик шуннан соңгысын егет бөтенләй хәтерләми. Башы чатнап авыртканга уянып китсә, ул бөтенләй ят кыз янында ята. Киемнәрен аннан-моннан киеп чыгып китим, дисә, ишек төбендә әзмәвердәй ике ир аны икесе ике яктан тотып алды. "Нәрсә, егет, бик тиз генә чыгып таяргамы исәп, безнең сеңелнең яклаучысы юк, дип уйладыңмы?" - дип, алар Сәйдәшне өстерәп диярлек киредән бүлмәгә алып керделәр. Сәйдәш чыгып киткәндә, йоклап калган кыз торып киенгән, ә үзе мышык-мышык елап тора. Тик елавы ясалма икәнен егет еллар үткәч кенә белде. Ә монда чын кино -кыз елый, бер абыйсы аны юата (бу икәү, чыннан да, кызның абыйлары булып чыкты), икенчесе Сәйдәшнең каршысында басып торуын дәвам итте....

Гөлсинур Әгъләмова.
Ләшәү Тамак авылы

Хикәяне газетабызның 82 номер астындагы 11 ноябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев