САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшли

Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән танылган актер, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән очрашу башкалабызның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында булды. Ул мине ачык йөз белән каршы алды, эчкерсез, гади итеп сөйләште. Бу көнне мәшһүр Камал театры сәхнәсендә Жан-Батист Мольерның "Дон Жуан» пьесасы буенча режиссер Фәрид Бикчәнтәев куйган спектакль...

Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән танылган актер, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән очрашу башкалабызның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында булды. Ул мине ачык йөз белән каршы алды, эчкерсез, гади итеп сөйләште. Бу көнне мәшһүр Камал театры сәхнәсендә Жан-Батист Мольерның "Дон Жуан» пьесасы буенча режиссер Фәрид Бикчәнтәев куйган спектакль премьерасы булды. Спектакльдә Илтөзәр Әзһәр улы Дон Жуанның әтисе-Дон Луис ролен башкарды. Театрда бу спектакль һәрчак аншлаг белән уза икән.Бу юлы да тамашачылар артистларны басып, озак итеп алкышладылар.

Якташыбыз турында язманы газетабызның чираттагы саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X