САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Имән авыл җирлеге зиратларында өмәләр үтәчәк

Хөрмәтле авылдашлар! Соңгы елларда яз көннәрендә зиратларда өмәләр уздыру, изге йортыбызны чистарту, төзекләндерү гадәткә кереп бара. Без бүген сезгә кабат мөрәҗәгать итәбез: якыннарыбызның каберләрен саклаучы изге йортларыбыз - Күтәмәле, Яңа Имән һәм Буралы Чишмә авыллары зиратларын тәртипкә китерү буенча өмәгә чакырабыз. Бу эштә башлап йөрүчеләр өлкәннәр һәм ветераннар булыр дип...

Хөрмәтле авылдашлар!

Соңгы елларда яз көннәрендә зиратларда өмәләр уздыру, изге йортыбызны чистарту, төзекләндерү гадәткә кереп бара.

Без бүген сезгә кабат мөрәҗәгать итәбез: якыннарыбызның каберләрен саклаучы изге йортларыбыз - Күтәмәле, Яңа Имән һәм Буралы Чишмә авыллары зиратларын тәртипкә китерү буенча өмәгә чакырабыз. Бу эштә башлап йөрүчеләр өлкәннәр һәм ветераннар булыр дип өметләнәбез. Алар үрнәгендә яшь буын да, җирлегебездә яшәүче бер генә кеше дә читтә калмасын иде. Бик күп авылдашларыбыз, туган-тумачаларыбыз, читтә яшәсәләр дә, яз бәйрәмнәрендә туган җирләренә кайталар. Алар да әлеге изге эштә катнашырлар дип ышанабыз.

Өмәләр 29-30 апрель көннәрендә узачаклар. Барыгызны да иртәнге сәгать 8дә эш кораллары - көрәк, тырма, сәнәк белән өмәгә чакырабыз.

Яңа Имән авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев