Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде

Гәрәев Рөстәм Фәрит улы Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Рөстәм Гәрәев 1982 елда Яңа Имән авылында туган. 2004 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Сарайлы мәктәбендә эшли башлаган. 2007-2009 елларда шул ук мәктәптә директор вазифаларын вакытлыча башкарган. 2009 елдан 2015 елга кадәр - мәктәп...

Гәрәев Рөстәм Фәрит улы Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Рөстәм Гәрәев 1982 елда Яңа Имән авылында туган. 2004 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Сарайлы мәктәбендә эшли башлаган. 2007-2009 елларда шул ук мәктәптә директор вазифаларын вакытлыча башкарган. 2009 елдан 2015 елга кадәр - мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, 2015 елдан Иске Кәшер урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән.

Гаиләле. Тормыш иптәше Алсу белән бер кыз үстерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?