САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Яңа Әхмәттә – зәвыклы бакча

Яңа Әхмәт авылы мәдәният йортына килүчеләрне аның ачык йөзле хуҗалары гына түгел, менә бу пар аккошлар, жирафлар, әкият иленнән килгән гөмбәләр дә каршы ала. - Бу фигураларны ясый башлаганда, кагылмаслар, ватмаслар микән, дип куркыбрак кына керешкән идек, - ди мәдәният йорты директоры Резедә Нәҗметдинова. - Аллаһының рәхмәте, авылда халык матурлыкны...

Яңа Әхмәт авылы мәдәният йортына килүчеләрне аның ачык йөзле хуҗалары гына түгел, менә бу пар аккошлар, жирафлар, әкият иленнән килгән гөмбәләр дә каршы ала.
- Бу фигураларны ясый башлаганда, кагылмаслар, ватмаслар микән, дип куркыбрак кына керешкән идек, - ди мәдәният йорты директоры Резедә Нәҗметдинова. - Аллаһының рәхмәте, авылда халык матурлыкны күрә белә, ярата. Аккошларыбыз кышны да шушында чыктылар. Мәдәният йорты бакчасын бергәләп матур итеп тотарга тырышабыз.
Аккошларның судан бушаган пластик шешәләр һәм гипстан ясалуын тиз генә аңлап та булмый. Мавыгучан булсаң, үз кулларың белән әллә нинди матурлыклар да тудырырга мөмкин икән. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында утырган мәдәният йорты үзенә бу матурлыгы белән дә җәлеп итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X