Яңа елны кайда ничек каршылыйсыз?

Яңа ел дигәч тә, күз алдына ямь- яшел чыршы һәм мандариннар килеп баса. Аны өлкәннәр дә, балалар да сагынып көтеп алалар. Ул балачакны искә төшерә, ямь-яшел бөдрә чыршы, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, ялтыравыклы шарлар белән хәтергә уелып калган. Һәр кеше Яңа елны төрлечә каршылый.

Кызыклы фактлар

Австралиядә Яңа ел 1 гыйнварда башлана, бу вакытта анда шулкадәр эссе ди, хәтта Кыш бабай белән Карсылу Яңа ел бүләкләрен су коену костюмнарында таратып йөриләр икән.

Индонезиягә Яңа ел октябрьдә килә. Бар халык Яңа ел костюмнарыннан киенеп ел буе китергән үпкәләре өчен бер-берсеннән ярлыкау сорап йөриләр. Кытайда Яңа ел бәйрәме ракеталар һәм шартлаткычлар авазыннан гөрләп тора. Элегрәк биредә шартлаткычлар ролен бамбук кәүсәләре үтәгән.

Монголиядә Яңа ел терлекчелек бәйрәме белән тәңгәл килә. Яңа ел төнендә төрле ярышлар үткәрелә. Европадагы кебек, монголлар да Яңа елны чыршы янында каршылыйлар. Күчтәнәчләрен күтәреп Кыш бабай килә. Тик без купшы туннан күреп гадәтләнгән Кыш бабай биредә терлекче киемендә йортларның ишеген кага, ди.

 

Японнар 1 гыйнварда кояшны каршыларга урамга чыгалар һәм бер-берсенә бүләкләр бирешәләр.

Румыниядә Яңа ел пирогларына кечкенә сюрпризлар - бакыр акча, фарфор сыннары, йөзек, ачы борыч салып пешерү йолалары бар. Әгәр пирогтан йөзек чыкса, ел бәхетле һәм уңышлы булачак.

Италиядә яшәүче халыкның ышануларына караганда, 31 декабрь төнендә никадәр күбрәк иске-москы әйбер ыргытсаң, Яңа ел шулкадәр күбрәк байлык китерәчәк икән.

Һиндстанда Яңа ел кебек зурлап билгеләнә торган сигез бәйрәм исәпләнә. Шуларның берсе - Гуди Павдва. Бу көнне һиндлар ним-ним агачының яфракларын чәйниләр. Ә алар бик ачы икән. Юрамышка караганда, ним-ним яфракларын чәйнәсәң, Яңа елда төрле авырулар, бәла-казалар урап үтә имеш. http://pestrecy-rt.ru/index.php/news/jemgiyat/yaa-elny-kayda-nichek-karshylyylar.

Ә сез яңа елны ничек каршылыйсыз?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде