САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәй көне чаңгычылар ярышты

Җәлил поселогының чаңгы базасында чаңгы-роллерларда узышу һәм кросс буенча район беренчелегенә ачык ярышлар үтте. Ярышларга Зәй, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре һәм Ютазы, Саба, Кукмара, Актаныш, Спас районнарының да яшь спортчылары килгән иде. Унөч команда төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар. Зәйдән Дмитрий Бортных, Актаныштан Илнар Фәрдиев, Спас районыннан Игорь...

Җәлил поселогының чаңгы базасында чаңгы-роллерларда узышу һәм кросс буенча район беренчелегенә ачык ярышлар үтте. Ярышларга Зәй, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре һәм Ютазы, Саба, Кукмара, Актаныш, Спас районнарының да яшь спортчылары килгән иде. Унөч команда төрле дистанцияләрдә көч сынаштылар.
Зәйдән Дмитрий Бортных, Актаныштан Илнар Фәрдиев, Спас районыннан Игорь Бондарев, Бөгелмәдән Вероника Деркач, Түбән Камадан Кристина Прибылова, Актаныштан Айгөл Вәкилова, чаңгы-роллерларда узышып, үз группаларында чемпионнар булдылар. Җәлил чаңгычылары Айбулат Хәйруллин, Гөлия Нуретдинова икенче, өченче призлы урыннарны алдылар. Иң яшь чаңгычылар Айнур Ногманов һәм Эльмир Ризатдинов та уңышлы гына чыгыш ясадылар. Сарман кызлары Равилә Гатауллина, Гөлшат Шиһапова, җиңүчеләрдән азга гына калышып, финишка дүртенче һәм бишенче булып килделәр.
Кросс сукмакларында да кызу ярышлар барды. Үз группаларында җиңүчеләр булып Җәлилдән Гөлия Нуретдинова, Сарманнан Равилә Гатауллина, Актаныштан Илнар Фәрдиев, Зәйдән Артур Хәйруллин, Түбән Камадан Алексей Семенов, Яр Чаллыдан Адилә Зиатдинова танылдылар. Җәлилдән Айбулат Хәйруллин өченче призлы урынны алды. Җиңү яуламасалар да, Айнур Ногманов, Неллия Исхакова (Җәлил), Эльмир Ризатдинов, Альбина Нуруллина, Ильвира Кубиева (Сарман) матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышлар бик оешкан төстә узды. Аларны башка районнарның тренерлары да югары бәяләделәр, биредә Республика беренчелегенә ярышлар уздыру мөмкинлеге булуын ассызыкладылар. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.
- Сентябрь аенда Алабуга шәһәрендә яшь чаңгычыларның Республика беренчелеге ярышлары узачак, аларда безнең чаңгычылар да катнашачаклар, - ди ярышларның баш судьясы Шамил Хафизов. - Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев