САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

WorldSkills сайлап алу этаплары 24 сәгатьлек видеокүзәтү астында булачак

Быел "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VIII ил чемпионатының финалына катнашучыларны сайлау ерактан узачак.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов бүген «Татар – информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Федерациясе регионнарындагы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VIII Милли Чемпионатының финалына сайлап алу ярышларының үзәкләре тәүлек әйләнәсендә видео күзәтү камералары ярдәмендә күзәтеләчәк, дип хәбәр итте.

Җиһаз бөтен бүлмәне күрә алырлык итеп урнаштырылачак. Бу катнашучыларга ялганлау һәм читтән ярдәм  алу мөмкинлеген кире кага. Камералар ярышның барлык  көннәрендә тәүлек дәвамында эшләп торачак ",  диде Поминов.

Сайлап алу ярышлары  1нче августтан  20сенә кадәр узачак. Бу юлы конкурсны  белгечләр генә күзәтәчәк. Тамашачылар өчен конкурсның экспозициясе сайлап алыначак.

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019-2020 хәрәкәтенең чемпионат циклы агымдагы елның февралендә тәмамланды. Ярышлар 96 компетенциядә һәм 66 WorldSkills Junior компетенциясендә үтте. Гомумән алганда, конкурста 2,3 меңнән артык конкурсант һәм белгеч катнашкан. Татарстан Республикасының 11 шәһәрен
нән һәм авылыннан 3 мәйдан катнашкан.

Реклама

Сайлап алу ярышлары расписаниесы буенча, “Сарман аграр көллияте”  18нче августта катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X