Венера апаны юбилее белән тәбрикләделәр
.
Игәнәбаш авылында яшәүче Венера Зәйнәгыйтдинова исеме райондашларга яхшы таныш. Гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлаган ветеранга бүген 75 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, ветераннар советы, сайлау комиссиясе рәисләре тәбрикләделәр, изге теләкләр белән истәлек бүләкләре тапшырдылар. Элекке елларда "Сарман" газетасының актив хәбәрчесе булган, укучыларыбызга үзе иҗат иткән шигырьләре белән дә таныш Венера апаны без дә гомер бәйрәме белән тәбриклибез, сихәт гомер, куанычлы тормыш телибез.
Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев