САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватылсынмы, атылсынмы?

Кешелек дөньясына һөҗүм ясаган “таҗлы” вирус зәхмәте янә халыкны куркуга салды. Статистика күрсәткәнчә, авырулар саны көннән-көн арта, кабат чирли башлаганнар да һбар.

Беркөнне градусник эзләп, үзәк даруханәгә кердем. “Юк бит, күптән кайтканы булмады. Заявка бирдек, бәлки, кайтыр, көтәбез”, - дип җавап бирделәр. Икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә кагылдым – бер генә даруханәдән дә температура үлчәргә терекөмешле градусник таба алмадым. Шулай да берсендә электроны бар иде. Әмма бәясе – ай-яй – 625 сум. Язлыкта, халык күпләп авырый башлагач, даруханәләрдә битлекләр, перчаткалар бетте, халык аларның сатуга чыгуын көтеп алды. Ярый ла, битлеген тегеп, перчаткаларның хуҗалыкта кия торганын кулландык. Градусникны ясап та булмый, аны алмаштырырдай прибор да юк. Башка районнардагы коллегаларымнан белештем, аларда да шул ук хәл икән. Шулай да, Кайбычта бер даруханәдә терекөмешле градусник сатуда бар булып чыкты. Әмма бәясе “тешли” – 325 сум тора, диделәр. Менә сиңа кирәк булса! Кайчандыр тиеннәр торган без бала чактагы температура үлчәгеч тә хәзер дефицит һәм алтын бәясенә тиңләнсен әле. Дөрес, фармацевтлар әйтүе буенча, ул болай да сатудан алынырга тиеш булган. Белгечләр аның кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган үзлеккә ия булуын исбатлаганнар. Бәләкәй чакта градусник ватылудан бик курка идек, чөнки әтиәни кисәтүе буенча, терекөмеш кыйпылчыклары тәнгә эләксә, гарипләнү ихтималы да бар икән. Шулай булгач, җәмәгать, электронын я хәзер заманча эшләнгән “пистолет” кебеген алып, көн саен авыруга каршы “атыш” үткәреп кенә яшисе кала. Сәламәт булыйк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Альбина Сабирова язмасы һәи фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев