САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утырттык без япь-яшь миләшләр

Кайда - "яшел өмә", кайдадыр "яшел рекорд" дип аталган агач утырту эшләре гөрләде узган шимбәдә. Аннан безнең район да читтә калмады. Ул көнне Казанда иртәдән кичкә кадәр яңгыр яуды, диделәр. Башкаланы яшеллеккә күмәргә теләүчеләргә бу, билгеле, киртә була алмаган. Бу көнне анда 3000 меңгә якын агач утыртылган. Без дә кимен...

Кайда - "яшел өмә", кайдадыр "яшел рекорд" дип аталган агач утырту эшләре гөрләде узган шимбәдә. Аннан безнең район да читтә калмады.
Ул көнне Казанда иртәдән кичкә кадәр яңгыр яуды, диделәр. Башкаланы яшеллеккә күмәргә теләүчеләргә бу, билгеле, киртә була алмаган. Бу көнне анда 3000 меңгә якын агач утыртылган. Без дә кимен куймадык, әле, исәпләсәң, аларны уздырып да җибәргәнбездер.
- Өмәдә катнашкан кешеләрнең төгәл генә санын да әйтеп булмый, - ди Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин. - 600-700ләп булгандыр. Мәктәп белән гимназиядән, аграр көллияттән генә күпме укучы чыкты?! Һәр оешмадан күпләп катнаштылар.
Агач утыртуга яхшылап әзерләнеп килде Сарман. Бер көн алдан урманнан агач үсентеләре алып кайту оештырылды. Бу эштә гимназия һәм мәктәп укучылары актив катнашкан. Транспорт белән район электр элемтәсе үзәге, газ оешмасы, янгын часте ярдәм иткән. Уртак көч белән 2000 төп үсенте алып кайтылган. Моннан тыш, "Старт" чаңгы үзәге үз көче белән - 590 төп, аграр көллият 500 төп үсентеләр алып кайтып, үз территорияләрендә, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үз территорияләрендә - 50, Куйбышев урамында 50 төп утыртканнар. Шулай булгач, бездә дә "яшел" рекорд куелган, дип әйтергә мөмкиндер. Миләш, чия, сырганак һәм башка агач, куак үсентеләре яңа урыннарына күчтеләр бу көнне.
- Агачлар Сарманның Профсоюз урамында, Яшьләр урамында, "Сарман" агрофирмасының техника паркы тирәсендә күпләп утыртылды, - ди Ринат Шәйхуллович. - Пенсия фонды идарәсе, "Ак барс" һәм саклык банкы, кинотеатр, почтамт, урманчылык коллективлары, җитәкчеләре белән берлектә, аеруча актив эшләделәр. Ветераннар бакчасында да (астагы рәсемдә) эш гөрләп торды. Халык үз йортлары тирәсенә дә агачлар утыртты бу көнне. Теләгән кешеләргә үсентеләр бирелде.
Ул көнне иртәнге якта Сарманда да яңгыр явып үтте. Олы эшләр башлаганда яңгыр явуны яхшыга юрыйлар. Ә агач утырткан вакыттагы яңгыр икеләтә файдалы булырга тиеш. Өмәгә халыкның күпләп килүе дә куанычлы. Яши торган җиребезнең яшеллеккә күмелүе үзебез өчен бит: күрер күзгә дә матур, файдасы да зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев