САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Универсиада" – үзебездә

Сарман урта мәктәбендә район мәгариф бүлеге тарафыннан "Кече Универсиада" дип исемләнгән спорт бәйгесе уздырылды. Аны оештыруда мәгълүмати-методик үзәк директоры Д.Зиннәтуллина, мәгариф бүлеге методисты Г.Шакирова һәм әйдәп баручы белгеч И.Һадиев башлап йөрделәр. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев катнашты. "Кече Универсиада"да районның 21 мәктәбеннән 5-6 нчы сыйныф укучылары - 95 бала...

Сарман урта мәктәбендә район мәгариф бүлеге тарафыннан "Кече Универсиада" дип исемләнгән спорт бәйгесе уздырылды.
Аны оештыруда мәгълүмати-методик үзәк директоры Д.Зиннәтуллина, мәгариф бүлеге методисты Г.Шакирова һәм әйдәп баручы белгеч И.Һадиев башлап йөрделәр. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев катнашты.
"Кече Универсиада"да районның 21 мәктәбеннән 5-6 нчы сыйныф укучылары - 95 бала көч сынашты. Ярышлар башта ачык һавада, аннан спортзалда узды.
"Эстафета" ярышында Юлтимер командасы - 1 нче, Мортамак командасы - 2 нче, Азалак командасы 3 нче килде. Бау тартышуда беренче урынны Иске Әлмәт, икенче урынны - Күтәмәле, өченче урынны Юлтимер командалары алды.
"Мишень" дип аталган ярышта беренче урынны Саклаубаш командасы яулады, икенче урынны Сарман, Александровка, Мортамак командалары бүлеште. Ярышларны уздыруны волонтерлар - Сарман мәктәбенең һәм гимназиясенең укучылары башлап йөрде.
Соңыннан, чәй табыны артында, Казан Универсиадасына багышланган бик кызыклы викторина уздырылды.
Әлеге спорт чарасында бәйрәм рухы хөкем сөрде, балаларның йөзләреннән елмаю китмәде.
Җиңүче командалар да, барлык спортчылар да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев