САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар куллану өлкәсендә дә белемнәрен тикшерә алалар

Республика Министрлар Кабинеты карары белән, озак елларга исәпләнгән “Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын комплекслы яклау системасын җәелдерү” максатчан программасы расланды.

Аның юнәлешләренең берсе булып укучыларның бу өлкәдәге грамоталылыгын арттыру тора. Бу максатларда менә инде җиденче ел рәттән урта уку йортлары укучылары арасында олимпиада уздырыла. Быел ул 18 сентябрьдә башлана. Анда катнашу өчен, 8-11 сыйныф укучылары 16 сентябрьгә кадәр   tatzpp.ru сайтында, электрон рәвештә гариза язып, теркәлергә тиешләр. Олимпиада өч этапта узачак. Беренче икесе дистанцион рәвештә үткәрелә, аларда тест сорауларына җавап бирәсе һәм иҗади эш эшлисе булачак. Өченче этап урында үткәрелә. Анда шулай ук тестлаштыру һәм әңгәмә узасы була. Олимпиада турында барлык мәгълүматны Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының (www.tatzpp.ru) “Олимпиада” дигән бүлегендә табарга мөмкин.

Олимпиадада шәхси беренчелек өчен дә, команда белән дә чыгыш ясарга мөмкин. Татар телендә катнашырга теләүчеләр өчен махсус номинациясе бар. Җиңүчеләрне дипломнар, кыйммәтле бүләкләр көтә. Укучыларны активлык күрсәтергә чакырабыз һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев