САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты җиңүчеләре арасында безнең район укучылары да бар

2016 елның 16 сентябрендә "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты старт алган иде. Бу проектта республикабыз мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Алар уку елы башында бизәкле көндәлек алдылар һәм уку елы дәвамында төрле мәдәни чараларда катнашып, алар хакында шул көндәлеккә үзләренең тәэсирләрен, фикерләрен язып бардылар, төрле биремнәр эшләделәр. Проектта безнең...

2016 елның 16 сентябрендә "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты старт алган иде. Бу проектта республикабыз мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Алар уку елы башында бизәкле көндәлек алдылар һәм уку елы дәвамында төрле мәдәни чараларда катнашып, алар хакында шул көндәлеккә үзләренең тәэсирләрен, фикерләрен язып бардылар, төрле биремнәр эшләделәр. Проектта безнең районнан 1540 укучы катнашты.

12 майда Сарман балалар сәнгать мәктәбендә бу проектка йомгак ясау уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә Сарман мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында белем алучы укучылар килгән иде.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, әкият геройлары - Мальвина һәм Буратино булып, укучылар өчен истә калырлык бәйрәм үткәрделәр. Алар укучыларга ел дәвамында нинди мәдәни чараларда катнашулары, китапханәдә, музейда, сәнгать мәктәбендә, кинотеатрда, мәдәният йортларында булулары турында сөйләделәр.

Бәйрәм барышында "Укучының мәдәни көндәлеге" проектына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Шул рәвешле, иң актив 4 укучыга дипломнар бирелде, бүләкләр тапшырылды. Быелгы җиңүчеләр булып, Илнар Гыйльфанов (Җәлилнең икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 "В" сыйныфы укучысы), Зәмирә Хөснимөхәммәтова (Сарман урта мәктәбенең 2 "Б" сыйныфы укучысы), Раил Саттаров (Җәлил гимназиясенең 3 "А" сыйныфы укучысы), Инсаф Шаяхмәтов (Сарман гимназиясенең 4 "А" сыйныфы укучысы) табылдылар. Аларны котларга һәм бүләкләргә Сарман районында яшәп иҗат итүче шагыйребез, академик, тарихчы Дамир Гарифуллин да килгән иде. Ул балаларга үзенең китапларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Тамашачыларга "әле генә табадан төшкән" шигырьләрен укыды. Бәйрәм уңаеннан Сарман үзәк балалар китапханәсенең актив укучылары да китапханәдән дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Чара балаларның дәртле биюләре, моңлы җырлары, сәнгатьле итеп укылган шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф, күтәренке күңел һәм оештыручылар тарафыннан бирелгән татлы сюрпризлар белән таралыштылар.

Ә 26 майда җиңүчеләр Казан шәһәрендә Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Укучының мәдәни көндәлеге" проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. Алар анда Габдулла Тукайның "Су анасы" әкияте буенча куелган музыкаль тамашаны карадылар, бәйрәм барышында дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Матур бәйрәм чарасы укучыларның күңелләрендә якты истәлек булып сакланыр дип ышанып калабыз. Һәм киләсе елга да балаларны бу проектта актив рәвештә катнашырга чакырабыз.

Роза Гайфуллина, Сарман районы "Үзәкләштерелгән китапханә" учреждениесе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев