Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булган

Мэрның үлем сәбәбе — пневмония һәм инфекциядән өзлегү.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булган. Бу хакта бүген, 29 октябрьдә билгеле булды. Өлфәт Мостафин озак вакыт коронавирус һәм пневмония белән авырган. Бу вирусны ул авыру кешедән йоктырган булырга мөмкин, шуның аркасында ук ай башында үзизоляциягә киткән иде. Бу хакта ufa1.ru сайты хәбәр итә.

«Аның үпкәләренең 90 проценты зарарланган иде. Коткарып кала алмадылар», — диелә хәбәрдә.

Өлфәт Мостафин Инстаграмдагы соңгы постында «Яшел Башкортстан» экология акциясе турында язган булган. Бу пост аның инстаграмында 26 сентябрьдә чыккан. Шуннан соң озак та тормый Уфа мэры үзиоляциягә китте.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 28 июнь 2021 - 13:25
    Урта Әләзән халкы сарманлыларга кушылып җырлады
    https://youtu.be/mpSvb4OhV0U
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар