САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тузганак балы ясап калырга өлгерегез, дуслар

Интернет челтәрендә тузганак балы ясау ысулларының төрлесен тәкъдим итәләр.

Шуларга карап, бал ясап караганнардан төрле фикер ишетергә туры килә. Кемдер, бал сыек булды, кайсылары, килеп чыкмады, ди. Мәрьям Миңнеголова тәкъдим иткән менә бу ысул белән әзерләп карагыз әле, хөрмәтле дуслар.
300 данә тузганак чәчәген җыеп, яхшылап юарга. Ике лимонны иттарткыч аша чыгарырга. Тирән савытка 1 литр да 200 грамм су, лимон һәм чәчәкләрне салып, кайнап чыккач, тагын ун минут тотып алырга. Шушы массаны бер тәүлеккә калдырырга. Икенче көнне шуңа 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатырга. Ашларыгыз тәмле булсын!

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев