САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган авылы Чурашка солдат күмелгән кабер туфрагы кайтарылды

Бүген Чураш авылында истәлекле вакыйга булды – Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен сугыш кырларында ятып калган Хәлимов Моталлап Хәлим улы яткан кабер туфрагы сугыш барган төбәкләрдән туган авылы зиратында җирләнгән тормыш иптәше Маһруй апа каберенә кайтарып чәчелде.

Бу чарада Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов, чурашлылар, батыр солдатның онык-оныкчыклары һәм башкалар катнаштылар. Чара авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантана белән дәвам итте. Сугыш кырларында ятып калган батырлар искә алынды, сугыш турында җырлар яңгырады, казанда “солдат боткасы” пеште. Сугыш каһарманнарын искә алуга багышланган бу кичәдә күрше республикадан әфганчыларның “Яшел беретлар” ансамбле дә катнашты.
Солдат каберен эзләп табу, аның кабер туфрагын туган илгә алып кайту турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев