САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Төсле бакчаны балалар сагынганнар

.

Сары, яшел, зәңгәр төсләргә манылган “Ләйсән” балалар бакчасы бинасы әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Капиталь төзекләндерү үтеп, танымаслык булып үзгәргән бакчага балалар сагынып килгәннәр. Бакчаны гына түгел, тәрбияче апаларын, вакытлыча башка бакчаларда йөреп торган дусларын да бик юксынганнар алар.
- Бакча шундый матур, бигрәк тә утлары матур, - диде кечкенә Рамзан.
Бина үзе дә, бакчаның эче дә, чыннан да, бик матур, төрле төсләргә бизәлеп, янып тора, елмаеп каршы ала.
- Фасадның дизайнын үзебез сайладык. Ачык төсләр булуын, аның ерактан ук үзенә тартып, чакырып торуын теләдек. Шулай килеп чыкты да. Эчкә керү белән, фойе ясадык, аны бизәдек. Балаларга да, әти-әниләргә дә, үзебезгә дә бик ошый, эшкә килүләре дә бик күңелле, - ди бакча мөдире Лилия Газимова.
Бакча быел “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү” республика төзекләндерү программасы нигезендә яңартылды. Биредә 17 миллионнан артык суммага эшләр башкарылган. Бинаның фасады, түбәсе, фронтоны яңартылган. Эчке якта да электр, суүткәргеч, җылылык линияләре, канализация алмаштырылган, санитария бүлмәләре яңача эшләнгәннәр. Беренче катта җылытылган идәннәр җәелгән, керү юллары төзекләндерелгән. Аш бүлмәсе дә танымаслык булып үзгәргән: яңа җиһазлар, плитәләр алынган. Бүлмәләр җылы, якты, матур.
110 урынга исәпләнгән бакчага бүгенге көндә 80 бала йөри. Ноябрь башларында нәниләрнең артуын көтәләр.
Тулырак газетабызның 30 октябрь санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев