САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсының җиңүчесе билгеле булды

Дуслар! Ниһаять, сезгә хәбәр итәбез - "Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында җиңүче билгеле булды. Ул - Баткактан Эльмира Закирова. Аның тәрәзә төбендә хәтта помидорлар да үсә. "90 төрле гөлләрем бар", - ди җиңүчебез. Шулай ук без тагын ике номинациядә җиңүчеләр билгеләдек. Иң үзенчәлекле дип Сарманнан Флера Солтанованың гөлләре танылды....

Дуслар! Ниһаять, сезгә хәбәр итәбез - "Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында җиңүче билгеле булды. Ул - Баткактан Эльмира Закирова. Аның тәрәзә төбендә хәтта помидорлар да үсә. "90 төрле гөлләрем бар", - ди җиңүчебез.

Шулай ук без тагын ике номинациядә җиңүчеләр билгеләдек. Иң үзенчәлекле дип Сарманнан Флера Солтанованың гөлләре танылды. Ә Чураштан Люзия Мусинаның гөлен, фотосы берәү генә булса да, без конкурсның исеменә тулысынча туры килә дип таптык. Аны комментарийларда да "чын исле гөл!" диделәр.

Конкурста катнашучыларыбыз бик күп булды, җиңүчене сайлавы да бик җиңелдән түгел иде - барысының да гөлләре бик матур. Без барлык катнашучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев