САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Транспортчылар ярышты

Поселокның чаңгы базасында атна саен диярлек нинди дә булса ярыш уздырыла. Транспортчылар да берничә ел рәттән инде чаңгы юлларында үзләренең җитезлекләрен сыныйлар. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Андрей Филатов ярышларның тәртибе белән таныштыргач, стартка беренче булып 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар басты. Кузгалып китүгә үк, Гөлназ Җиһангирова алга ыргылды. Әмма...

Поселокның чаңгы базасында атна саен диярлек нинди дә булса ярыш уздырыла. Транспортчылар да берничә ел рәттән
инде чаңгы юлларында үзләренең җитезлекләрен сыныйлар.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Андрей Филатов ярышларның тәртибе белән таныштыргач, стартка беренче булып 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар басты. Кузгалып китүгә үк, Гөлназ Җиһангирова алга ыргылды. Әмма финишка беренче булып Айназ Шәйхуллова ("Елховтранссервис") килде. Регина Блогина ("Альметьевское УТТ-3") - II, Гөлшат Хөббәтуллина ("Татнефтьтранссервис", Баулы) III урынны алдылар. 35 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә Ирина Алаева ("Альметьевское УТТ-3") бу ярышларның чемпионы булды. 40 яшькә кадәрге ир-егетләр төркемендә Рамил Халиков ("Татнефтьтранссервис", Азнакай) финишка беренче булып килде. 50 яшькә кадәрге чаңгычылар төркемендә Илдар Нуриев ("Татранссервис", Азнакай), 50 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә Иван Пахардымов ("Альметьевское УТТ-3") бу ярышларның җиңүчеләре булдылар.
"Татспецтранспорт идарәче компаниясе" җәмгыятенең профком рәисе Җәүдәт Әхмәдуллин җиңүчеләргә бүләкләр, диплом һәм медальләр тапшырды.
"Татнефтьтранссервис" җәмгыяте чаңгычыларыннан соң стартка "Татспец-транспорт" спортчылары басты. Алабуга, Лениногорск, Азнакай, Норлат, Баулы, Җәлил технологик транспорт идарәләреннән барлыгы 11 команда көч сынашты. 35 яшькә кадәрле булган хатын-кыз чаңгычылар арасында Марина Дәүләтбаева (Җәлил) финишка беренче булып килде. Гөлнара Юнысова ("Татспецтранспорт идарәче компаниясе") - II, Ксения Хафизова ("Альметьевское УТТ-1") - III урында. 35 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә Эльмира Ногманова (Җәлил УТТсы) җиңүче булды. Төрле төркемнәрдә ярышкан ир-егетләр арасында Нияз Гыймадиев ("Татспецтранспорт идарәче компаниясе"), Илдар Газизов (Җәлил УТТсы), Денис Горюнов (Норлат УТТсы) финишка беренчеләр булып килделәр. Эстафета ярышларында Җәлил чаңгычылары җиңү яуладылар. Бөтен очколарны кушып санагач, Җәлил УТТсы командасы беренче урынга чыкты.
Ярышларның баш судьясы Илдар Газизов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Сүз уңаеннан Җәлил транспортчылары турында тагын берничә сүз әйтәсем килә. Алар барлык ярышларда да актив катнашалар. Җиңүләр яулыйлар, хезмәттә дә сынатмыйлар. УТТ җитәкчесе Рамил Нургалиев үзе - дзюдо буенча I разрядлы спортчы. Аларга киләчәктә дә җиңүләр юлдаш булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X