САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР премьер-министры Ильдар Халиков Сарманда

11 нче март­та Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков ра­йон­га эш­лек­ле сә­фә­ре кы­са­ла­рын­да Сар­ман­да со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән 33 фа­тир­лы йорт­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру тан­та­на­сын­да кат­наш­ты.- Бү­ген без­дә тан­та­на, - ди­де му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров, яңа йорт­тан фа­тир­лар алу­чы­лар­ны кот­лап. - Ра­йон­да хө­кү­мәт­нең бар­лык прог­рам­ма­ла­ры тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Хә­зер­ге ва­кыт­та ра­йон...

11 нче март­та Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков ра­йон­га эш­лек­ле сә­фә­ре кы­са­ла­рын­да Сар­ман­да со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән 33 фа­тир­лы йорт­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру тан­та­на­сын­да кат­наш­ты.- Бү­ген без­дә тан­та­на, - ди­де му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров, яңа йорт­тан фа­тир­лар алу­чы­лар­ны кот­лап. - Ра­йон­да хө­кү­мәт­нең бар­лык прог­рам­ма­ла­ры тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Хә­зер­ге ва­кыт­та ра­йон үзә­ген­дә ябык бас­сейн, аг­рар көл­ли­ят­тә спорт за­лы, Сар­ман­ны әй­лә­неп уза тор­ган ав­то­мо­биль юлы тө­зе­лә. Бу һәм баш­ка эш­ләр­не га­мәл­гә ашы­ру­да яр­дәм­нә­ре өчен Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ка, Премь­ер-ми­нистр Ил­дар Ха­ли­ков­ка, Пре­зи­дент кар­шын­да­гы дәү­ләт то­рак фон­ды ди­рек­то­ры Тәл­гать Аб­дул­лин­га, тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт. Яңа фа­тир­лы бу­лу­чы­лар­га ку­а­нып яшәр­гә яз­сын.

- Шу­шын­дый ма­тур йорт­ны тиз ара­да саф­ка бас­тыр­ган тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт, -ди­де Премь­ер-ми­нистр да, яңа йорт­ка кү­че­нү­че­ләр­нең сө­е­неч­лә­рен ур­так­ла­шып. - Әле ра­йон үзә­ген әй­лә­неп чык­тык, соң­гы 5-6 ел­да шәх­си йорт­лар нык кү­бәй­де сез­дә. Без мо­ңа бик шат­быз. Ха­лык­та ак­ча гы­на тү­гел, те­ләк тә бар. Ки­лә­чәк­кә өмет бар. Шу­лай ку­а­нып, озак яшәр­гә яз­сын.

Ил­дар Шәү­кә­то­вич яңа йорт­та­гы фа­тир­лар­ның бер­сен­дә - Гөл­наз Шә­ях­мә­то­ва га­и­лә­сен­дә бул­ды. Алар­ны кот­лап, бү­ләк тап­шыр­ды.

Ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның граж­дан­лык хә­ле акт­ла­рын тер­кәү бү­ле­ген­дә баш бел­геч бу­лып эш­ләү­че Гөл­наз Кә­шиф кы­зы йорт­тан өч бүл­мә­ле фа­тир ал­ган. Ул шун­дый ма­тур, ир­кен фа­тир алу­ы­на шат бу­лу­ын әй­теп, рес­пуб­ли­ка, ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә ха­лык­ка уңай­лы мон­дый прог­рам­ма­лар­ны тор­мыш­ка ашы­ру­ла­ры өчен рәх­мәт сүз­лә­ре җит­кер­де, бу тө­зе­леш­ләр­нең дә­вам­лы бу­лу­ын те­лә­де. Ул­ла­ры шу­шы йорт­тан фа­тир ал­ган Нә­җип Яку­пов та эч­кер­сез рәх­мәт сүз­лә­ре җит­кер­де.

Элем­тә үзә­ге янын­да­гы мәй­дан­нан мә­дә­ни­ят йор­ты­на ка­дәр су­зыл­ган яр­мин­кә рәт­лә­рен ка­ра­ган­нан соң, «Ме­нә ул - бай ра­йон», - ди­де Премь­ер-ми­нистр. Чын­нан да, яр­мин­кә­дә тәкъ­дим ител­гән то­вар­лар бик күп һәм төр­ле - аг­ро­фир­ма­лар, авыл җир­лек­лә­ре, оеш­ма-предп­ри­я­ти­е­ләр, эш­мә­кәр­ләр үз­лә­ре җи­теш­тер­гән про­дук­ци­я­не мул­дан алып чык­кан­нар иде. Мә­дә­ни­ят йор­ты фо­йе­сын­да ур­наш­ты­рыл­ган күр­гәз­мә дә Ил­дар Шәү­кә­то­вич­та зур кы­зык­сы­ну уят­ты. Ан­нан соң ул ра­йон Со­ве­ты уты­ры­шын­да кат­наш­ты.

Ра­йон­ның 2012 нче ел йом­гак­ла­ры һәм 2013 нче ел­га бу­рыч­лар ту­рын­да му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров чы­гыш яса­ды. Фи­кер алы­шу­лар­да ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се баш та­би­бы Ирек Билалов, «Сар­ман» аг­ро­фир­ма­сы ди­рек­то­ры Рә­шит Хә­бет­ди­нов кат­наш­ты­лар.

- Сез­нең ра­йон­га бо­лай да күп­ләр көн­лә­шеп ка­рый иде. Сез­дә­ге­дәй боз са­рае хәт­та күп өл­кә үзәк­лә­рен­дә дә юк. Нефть­че­ләр­нең уңай ка­ра­шы нә­ти­җә­се бу, рәх­мәт. - дип баш­ла­ды чы­гы­шын Ил­дар Шәү­кә­то­вич. - Ин­де ме­нә сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­сен­дә­ге уңыш­ла­ры­гыз да ку­ан­ды­ра: туу­чы­лар са­ны ар­та, үлү­че­ләр ки­ми. Мин мо­ны эз­лек­ле эш нә­ти­җә­се дип аң­лыйм. Сез­нең тәҗ­ри­бә­не күр­ше-ти­рә кол­ле­га­ла­ры­гыз­га тәкъ­дим итә­чәк­мен. Яр­мин­кә­дә, күр­гәз­мә­дә авыл җир­лек­лә­рен­дә баш­ка­рыл­ган­нар­ны кү­реп, авыл­лар­ны ны­гы­ту юнә­ле­шен­дә­ге эш­лә­ре­без­нең ва­кыт­лы бу­лу­ы­на та­гын бер кат инан­дым. Бу эш­ләр ки­лә­чәк­тә дә дә­вам итә­чәк. Авыл ху­җа­лы­гы­на яр­дәм юл­ла­рын да эз­ләр­без.

Премь­ер-ми­нистр рес­пуб­ли­ка­да мә­га­риф, сә­ла­мәт­лек сак­лау юнә­ле­шен­дә­ге эш­ләр­нең иң әһә­ми­ят­ле­ләр­дән бу­лу­ын, бу тар­мак­лар­ны мо­дер­ни­за­ци­я­ләү­гә был­тыр 17 мил­ли­ард сум ак­ча юнәл­те­лү­ен бил­ге­ләп үт­те.

- Бу ак­ча­лар эш­ләр­гә, нә­ти­җә би­рер­гә ти­еш,- ди­де ул. - Сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен, спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү­не про­па­ган­да­лау­ны, нар­ко­ма­ния, эчү­че­лек ке­бек тис­кә­ре кү­ре­неш­ләр бе­лән кө­рәш­не ти­еш­ле дә­рә­җә­дә алып ба­рыр­га ки­рәк. Ка­зан­да уза­чак Уни­вер­си­а­да ике ат­на­лык бәй­рәм ге­нә бу­лып кал­мас­ка, ә бик күп кыз­лар һәм ма­лай­лар­ның спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү­лә­ре­нә этәр­геч би­рер­гә ти­еш.

Рес­пуб­ли­ка­да тө­зе­леш эш­лә­ре, соң­гы бер­ни­чә дис­тә ел­да бе­рен­че план­да­гы проб­ле­ма­лы мәсь­ә­лә бу­лу­дан тук­тап, арт­кы план­га кү­чә. Аның уры­нын то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык п­роб­ле­ма­ла­ры ала. Ала­рын да хәл итәр­без. Сез­дә дә, ра­йон баш­лы­гы­ның үҗәт­ле­ге бе­лән, Җә­лил бис­тә­сен­дә суүт­кәр­геч­не ре­конст­рук­ци­я­ләү эш­лә­ре баш­ла­на бы­ел. Бу ан­да су­га та­риф­лар­ны бе­раз ки­ме­тү мөм­кин­ле­ге дә би­рер­гә ти­еш.

Ра­йон өчен 2012 ел уңыш­лы бул­ган: күп тө­зел­гән, күп эш­ләр баш­ка­рыл­ган, бик күп­лә­ре­нә ни­гез са­лын­ган. Нә­ти­җә­ле, ях­шы эше­гез, ко­ман­да бу­лып эш­лә­ве­гез өчен Пре­зи­дент, Хө­кү­мәт исе­мен­нән зур рәх­мәт бел­де­рәм. 2013 нче ел­да да шу­лай дә­вам итәр­сез һәм ел йом­гак­ла­ры та­гын да ку­а­ныч­лы­рак бу­лыр дип ыша­нам.

Со­ңын­нан Ил­дар Ха­ли­ков ае­ру­ча ты­рыш хез­мә­т куй­ган­нар­га Хө­кү­мәт бү­ләк­лә­ре тап­шыр­ды. Сар­ман гим­на­зи­я­се укы­ту­чы­сы Ал­су Са­ли­хо­ва­га «Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы» ди­гән мак­тау­лы исем би­рел­де. «Җә­лил­нефть» ида­рә­се на­чаль­ни­гы­ның ка­пи­таль тө­зе­леш бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ра­вил Фа­тый­хов, «Э­коТЭК» җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те­нең тех­ник-җи­теш­те­рү бү­ле­ге ин­же­не­ры Ти­хон Ура­зай­кин, «Аль­фа» җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те ди­рек­то­ры Ай­рат Га­таул­лин­га Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­ның Рәх­мәт хат­ла­ры тап­шы­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев