САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ТР атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә Бөтенрәсәй ярышлары үтте

Шимбә-якшәмбе көннәрендә Сарман аграр көллияте спорт залында узган өстәл теннисы буенча ярышлар быел Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелде, дияргә була. Менә унынчы ел рәттән райондашыбыз - ТР атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның истәлегенә республика турниры уздырылып килә. Быел аңа Актаныш, Минзәлә, Яр Чаллы. Зәй, Бөгелмә һәм үзебезнең район теннисчылары белән бергә күрше регионнан...

Шимбә-якшәмбе көннәрендә Сарман аграр көллияте спорт залында узган өстәл теннисы буенча ярышлар быел Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелде, дияргә була. Менә унынчы ел рәттән райондашыбыз - ТР атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның истәлегенә республика турниры уздырылып килә. Быел аңа Актаныш, Минзәлә, Яр Чаллы. Зәй, Бөгелмә һәм үзебезнең район теннисчылары белән бергә күрше регионнан - Башкортстан республикасының Бакалы районыннан да спортчылар килгәннәр иде. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, яшьләре эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин сәламләде. Уеннарны оештыруда тренер Тәлгать Ахунов зур көч куйды.

Ярышта барлыгы 153 укучы катнашты. Районның 13 мәктәбе командалар куйды.

Шәхси беренчелек нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгечә:

2000 елгы һәм аннан яшьрәкләр

1 урын - Камилә Нәбиуллина (Сарман гимназиясе)

2 урын - Ләйсән Асылгәрәева (Сарман гимназиясе)

3 урын - Зәмирә Гәрәйханова (Сарман гимназиясе)

1 урын - Айрат Гәрәйханов (Азалак мәктәбе)

2 урын - Вадим Семенчук (аграр көллият)

3 урын - Артур Җамалетдинов (Минзәлә педагогия училищесы)

2004-2005 елда туганнар

1 урын - Полина Козлова (Яр Чаллы)

2 урын - Диләрә Зәкиева (Актаныш)

3 урын - Камилә Шиһапова (Актаныш)

1 урын - Айрат Гәрәйханов (Азалак мәктәбе)

2 урын - Максим Лебедев (Минзәлә)

3 урын - Роман Гуров (Минзәлә)

2006 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр

1 урын - Камилә Нәбиуллина (Сарман гимназиясе)

2 урын - Дарья Каштанова (Башкортстан, Бакалы районы)

3 урын - Ксения Каштанова (Башкортстан, Бакалы районы)

1 урын - Дамир Әһелтдинов (Сарман гимназиясе)

2 урын - Данил Харисов (Актаныш)

3 урын - Рүзәл Салихов (Актаныш)

2007 елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр

1 урын - Ләйсән Асылгәрәева (Сарман гимназиясе)

2 урын - Рузилә Сабирова (Мортыштамак)

3 урын - Зәлинә Зарипова (Җәлил№2)

1 урын - Илназ Низамов (Сарман урта мәктәбе)

2 урын - Рамил Абзалов (Сарман гимназиясе)

3 урын - Илһаметдин Җиһангиров (Мортыштамак)

Гомумкоманда нәтиҗәләре:

1 урын - Сарман гимназиясе (5 очко)

2 урын - Петровка Завод урта мәктәбе (22)

3 урын - Илексаз мәктәбе (31)

4 урын - Әлмәт мәктәбе (38)

5 урын - Мортыштамак мәктәбе (40)

6 урын - Иске Кәшер мәктәбе (49)

7 урын - Зур Нөркәй мәктәбе (52)

8 урын - Сарман урта мәктәбе (67)

9 урын - Җәлил икенче номерлы урта мәктәбе (88,5)

10 урын - Кәүҗияк мәктәбе (117,5)

11 урын - Саклаубаш урта мәктәбе (136,5)

12 урын - Иске Минзәләбаш мәктәбе (146)

13-14 урыннарда - Сарман аграр көллияте, Азалак мәктәбе командалары (составлары тулы түгел)

Җиңүчеләргә - Кубок, призлы урыннар алганнарга -медаль, диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Материалны Альбина Сабирова әзерләде.

Фотолар авторлары - язма авторы, Илгизәр Гаделшин, Тәлгать Ахунов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев